Әлмәт шәһәр суды бер машина йөртүчене “ике төрле максаттагы” спиртлы продукция ташыган өчен 2000 сумлык штрафка тарткан.
Эш болай булган. Автоинспекторлар Әлмәт районы территориясендә бер машинаны туктаткан. “Корыч ат”ны тикшергәндә, 100 мл сыешлы 360 савыт «Березовые почки» косметика лосьоны табып алынган. Машина йөртүче спиртлы продукция ташуга лицензиясен дә, товарны озату документларын да күрсәтә алмаган. Шуңа күрә хокук саклау органнары хезмәткәрләренә лосьонлы савытларны хуҗасыннан алудан башка чара калмаган. Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре исә машина йөртүчегә административ беркетмә төзегән.
Экспертиза нәтиҗәләре савытларга косметика лосьоны түгел, бәлки су кушылган этил спирты тутырылганлыгын күрсәткән, дип хәбәр итә шәһәр суды матбугат хезмәте.