Күчмә консультация

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Баулы шәһәрендәге «ЭД-ЭМ» сәүдә комплексында интернет аша товарлар сатып алганда һәм хезмәтләр күрсәтелгәндә  кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга күчмә консультация үткәрде.

Хәзерге вакытта интернет-кибетләрдән товарлар сатып алу белән беркемне дә гаҗәпләндереп булмый инде. Товарларны өйдән чыкмыйча гына сатып алуның торган саен киңрәк таралуы сәбәпле товарларны алыштыру һәм кире кайтаруга кагылышлы күп кенә мәсьәләләр дә пәйда булып тора.

Товарларны интернет-кибеттән сатып алу “Кулланучылар хокукларын яклау турында”  7 февраль, 1992 ел, № 2300-I РФ Законының  26.1 статьясы нигезендә җайга салына:

- интернет аша товар сатып алу өчен килешү төзергә кирәк;

- товарны сатып алганчы, сатып алучы буклетлар, фото, видео чыганаклар, башка чыганаклар аша товар турында тулы мәгълүматларга ия булырга тиеш;

- сатып алучыга сатучының факттагы адресы, товарның бәясе, түләү срогы һәм товар сатып алу тәкъдименең гамәлдә булу срогы турында мәгълүматлар ирештерелергә тиеш;

- кулланучы товарны кабул итеп алганда, сатучының товар характеристикасы, аны кире кайтару сроклары турында мәгълүматларны җиткерүе, шулай ук гарантия талонын тапшыруы кирәк.

- “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының  26.1 статьясындагы 4 пункты нигезендә, үзенә тапшырылганчы, сатып алучы товарны сатып алудан баш тартуга хокуклы. Инде кабул итеп алынган очракта, кулланучы товардан җиде көн эчендә баш тарта ала. Товарны кабул итеп алганда, төрелмәсендә товарны кире кайтару тәртибе һәм сроклары турында язмача мәгълүматлар булмаса, сатып алучы, кабул итеп алганнан соң 90 көн эчендә, аны кире кайтаруга хокуклы. Индивидуаль-куллану үзенчәлекләренә туры килмәгән очракта да  сатып алучы товардан баш тартырга мөмкин. Бу очракта сатучы таләп куелганнан соң 10 көн эчендә товар өчен түләнгән акчаны кире кайтарырга тиеш. Шул ук вакытта, китереп бирү чыгымнарыннан тыш, товарның тулы бәясе кире кайтарыла;

- сатучыга кире кайтару өчен товар башлангыч характеристикаларына туры килергә, ягъни кире кайтару вакытына товар рәвешен һәм үзенчәлекләрен саклап калган булырга тиеш;

- заказ буенча, кулланучының индивидуаль параметрлары буенча эшләнгән товардан, мәсәлән, тегелгән киемнән, аяк киеменнән яисә бүләк итү өчен персональ язу белән бизәлгән товардан баш тартырга ярамый;

- товарны кире кайтару сәбәбе аның үзенчәлекләренә карата ризасызлыктан гыйбарәт булса, сатучы сыйфат экспертизасы үткәртүгә хокуклы. Сатучы бу чараны үткәрү зарурилыгыннан чигенмәсә, алыштыру срогы артып, 20 көн тәшкил итә (“Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның 21 статьясындагы 1 п.). Кагыйдә буларак, экспертиза сатучы хисабына уздырыла. Чөнки нәкъ менә ул товарның башлангыч характеристикаларына туры килмәвен алга сөрә бит. Экспертиза нәтиҗәсе канәгатьләндермәгән очракта, сатып алучы квалификацияле башка экспертларның нәтиҗәсе нигезендә бу карарны судта бәхәсле дип игълан итүгә хокуклы;

- сатучы алыштыру мәсьәләсендә тоткарлык ясаса, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның 21 статьясындагы 1 п  нигезендә вакытлыча файдалануга башка товар биреп торырга тиеш. Мөрәҗәгать иткәннән соң   сатучының  товарны 3 көн эчендә алыштыруы кирәк;

- теге яки  бу гамәлгә керешкәнче, яраксыз булып чыккан товар өчен түләнгән акчаны ничек итеп кире кайтарып алырга кирәклеген белеп тору шарт. Югарыда телгә алып үтелгәнчә, сатучы таянырга тиешле төп документ - “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Закон. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның 23 статьясында, сезнең таләпләргә туры килмәгән товар өчен түләнгән акча кире кайтарылмаган очракта, сатучы түләнгән акчаны кире кайтару срогы чыкканнан соң килгән һәр көн өчен товарның гомуми бәясенең  1%ы күләмендә түләргә тиеш, диелгән. Товарны кире кайтаруның башка сәбәпләре “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның  18-24 статьялары нигезендә җайга салына. Әйтик, үлчәме туры килмәгәндә яки кимчелеге ачыкланганда алыштырырга кирәк булганда,  алыштыру өчен товарны ике атна эчендә кире кайтарырга мөмкин;

- күп кенә кибетләр, төрелмәсе ачылган очракта товар киредән кабул ителми, дип күрсәтә. Әмма мондый таләп дөрес таләп була алмый. Чөнки төрелмәсен ачмаган килеш кенә товарның төзеклеген тикшереп карап булмый.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре  сәүдә оешмалары вәкилләре, эшмәкәрләр катнашындагы күчмә консультация барышында иң элек “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Федераль законын тормышка ашыруга бәйле мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышу булды.

Чарадан соң халыкка кулланучылар  өчен билгеләнгән белешмәлекләр өләшенде, теләгендә булганнарга шәхсән юридик консультацияләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International