Азнакай муниципаль районында яшәүчеләрне кабул итү

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

2017 елның 16 мартында 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе И.А.Марченко Азнакай муниципаль районында яшәүчеләрне кабул итәчәк.

Гражданнарны кабул итү Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә керүче мәсьәләләр, аерым алганда, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен дәүләти җайга салу һәм кулланучылар хокукларын яклау  турында законга кагылышлы мәсьәләләр буенча оештырыла.

Чара түбәндәге адрес буенча Азнакай муниципаль районы башкарма комитетында үткәрелә: ТР, Азнакай ш., Ленин ур., 22 й.

Кабул итүгә алдан язылып кую өчен телефоннар:

8 (8553) 22-21-33; (85592) 7-05-07.

Теләгендә булган барча кешене кабул итүгә чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International