Кулланучылар хокукларын санга сукмау очраклары бар

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

Азнакай шәһәр прокуратурасы хосусый эшмәкәр эшчәнлегендә кулланучылар хокукларын яклау турында закон таләпләренең ни дәрәҗәдә үтәлүенә тикшерү үткәргән.

Баксаң, хосусый эшмәкәр кибетләренең берсендә “Распродажа, акция буенча сатылган товарны кире кайтарып һәм башкасына алыштырып булмый” дигән рекламаның эленеп торуы ачыкланган. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы нигезендә, товар формасы, габаритлары, фасоны, төсе, үлчәме яки комплектациясе буенча  яраксыз булып чыккан очракта, кулланучы азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны шул ук сатучыдан шундый ук товарга алыштырып алуга хокуклы. Алыштырып булмый торган товарлар исемлеге – тулы исемлек, һәм аны сатучы үз теләге белән генә берничек тә озайта алмый.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча хосусый эшмәкәргә карата ачыкланган бозуларны юкка чыгару һәм гаепле затларны дисциплинар җаваплылыкка тарту турында күрсәтмә чыгарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International