Кондитер әйберләре күргәзмәсе

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

 Бүген кондитерлык тармагы нык үсеп килүче азык-төлек тармакларыннан берсе булып тора.

2017 елның 10 мартында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре “Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне” кысаларында «Раннур» ҖЧҖ сәүдә челтәрендә сатыла торган «Раннур» ҖЧҖ җитештергән кондитер әйберләре күргәзмәсен оештырды. Чыннан да, «Раннур» ҖЧҖ сәүдә челтәрендә сатылучы мәгълүм бәлешләр, тәм-томнар әлеге җәмгыятьнең үзенчәлекле бер визит карточкасы булып тора һәм хәтта иң купшы тәмлетамакларны да битараф калдырмый.

Тәмле ризык пешерү өчен сыйфатлы чималны камырга төреп мичкә кую гына җитми. Ризык уңсын өчен оста куллы булуың белән беррәттән, күңел җылысын да салу кирәк. «Раннур» ҖЧҖ продукциясе сыйфатының өйдә пешерелгән ризыкныкыннан калышмау сәбәбе дә нәкъ шуңа бәйле! Бүген биредә 15 атамадан артыграк камыр ризыгы пешерелә. Моннан тыш яңа ризыклар җитештерү технологияләре һәм рецептлары өстендә эш алып барыла.

Күргәзмәгә күрәгә, караҗимеш бәлешләре, караҗимеш һәм күрәгәдән катлама бәлеш, лимонник, сметанник, татлы муравейник, печеньеләр, чәк-чәк тәкъдим ителде.

Чараны үткәрү барышында тәкъдим ителгән продукциянең сыйфаты, аны сату тәртибе, җитештерүче турында сөйләшү булды, ягъни  кулланучыга товарны дөрес итеп сайлап алу мөмкинлеге бирердәй мәгълүматлар ирештерелде. Моннан тыш кулланучылар тәкъдим ителгән продукция, аның куллану үзенчәлекләре турында тәфсилле мәгълүматлар белән таныштырылды, шулай ук үзләренең хозурына чыгарылган үрнәкләрнең тәмен татып карау мөмкинлегенә иреште. Кулланучылар күргәзмәгә тәкъдим ителгән барлык продукция үрнәкләрен сыйфаты ягыннан да, тышкы “кыяфәте” ягыннан да фәкать уңай бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International