Актаныш муниципаль районында чаралар гөрләде

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

“Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне”н үткәрү эшләре гөрли. Әлеге бәйрәмнең һәр ел саен 15 мартта үткәрелүен искә төшерик. 2017 елда бәйрәмнең девизы “Санлы формат чорында кулланучы хокуклары” дип атала. Бәйрәм алдыннан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре Актаныш муниципаль районында булып кайтты.

2017 елның 9 мартында Актаныш авылы 1нче урта мәктәбендә 9-11 сыйныф укучылары белән очрашу булды. Укучылар “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 7 февраль, 1992 ел, N 2300-I РФ Законының төп статьялары, “Товарны дистанция ысулы белән сату” дигән законның 26.1. статьясы белән тәфсилләп таныштырылды. Шулай ук ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эшчәнлеге, тәмәке тарту һәм хәмер куллануның зыяны турында видеороликлар күрсәтелде. Моннан тыш балаларга быел да “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага республика олимпиадасының үткәреләчәге, 2016 елгы олимпиада нәтиҗәләре турында сөйләп үтелде. Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре укучылар һәм педагогларның кулланучылар хокукларын бозуга бәйле сорауларына бик теләп җавап бирде.

 Барлык укучыларга кулланучылар хокукларын яклау турында файдалы мәгълүматлардан торган ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе буклетлары таратылды, истәлеккә фотога төшелде.

Актаныш 1нче урта мәктәбе директоры Р.Ф.Гыйздәтуллина балаларда куллану белемнәренә кызыксыну уятырдай чаралар үткәргән өчен, республика олимпиадасына әзерләнүгә ярдәм иткән, узган елгы олимпиадада мәктәп укучыларының югары нәтиҗәләргә ирешүенә саллы өлеш керткән өчен белгечләребезгә рәхмәт сүзләре җиткерде һәм алга таба да нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өмет-ышанычлар белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International