Халыкның кулланучы буларак аң-белемнәрен үстерү

2017 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне, гражданнарның кулланучы буларак аң-белемнәрен үстерү, аларга кулланучы хокукларын дәүләти һәм җәмгыяви яклауның төп механизмнары турында, үз хокукларын яклау буенча халыкның киң мөмкинлекләргә ия булуы турында мәгълүматлар ирештерү максатыннан чыгып, халыкның игътибарын әлеге өлкәдәге проблемаларга юнәлтүгә ярдәм итәргә тиеш.

Шуны истә тотып, 2017 елның 15 мартында Әтнә районы Олы Әтнә авылында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булды. Чараны, авыл җирлеге башлыгы урынбасары катнашында, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре үткәрде.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров кабул итүгә җыелган халыкка инспекциянең куллану базарындагы эшчәнлеге, агымдагы елга куелган бурычлар турында сөйләде

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина исә кулланучылар хокукларын яклау турында законны, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен, Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләрен кыскача гына бәян иткәннән соң авыл халкының сорауларына җавап бирде. Аерым алганда, пластик тәрәзә, ишекләр кую хезмәте күрсәтү тәртибе белән кызыксынучылар булды. Кулланучыларга бәхәсле мәсьәләләрне хәл кылу тәртибе аңлатылды, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне тематикасына кагылып үтелде, товарлар сатып алганда төрелмәсенә, яраклылык срокларына игътибар итү зарурилыгы турында киңәшләр бирелде. Кулланучы хокуклары санга сугылмаганда, интернет-кибеткә претензия язып тапшыру тәртибе аңлатылды.

Әйе, халыкның куллану базары өлкәсендәге сораулары, теләк-тәкъдимнәре һәрвакыт күп. Бу керемнәрнең зур булмавына бәйле. Әлеге очрашуда да аларны хуҗалык итүче субъектларның азык-төлек бәяләрен дөрес билгеләү-билгеләмәве кызыксындырды, шулай ук сатучыларның товарны дөрес үлчәмәүләренә, сатып алучыны алдауларына зарланучылар булды. Белгечебез бу мәсьәлә буенча Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең 7 пункты нигезендә аңлатмалар бирде.

Халык үткәрелгән очрашудан канәгать калды.

Шулай ук авыл җирлеге белгечләре белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар-уку үткәрелде.

Очрашуның авыл халкы өчен эзсез калмавына, белгечләребез тарафыннан ирештерелгән мәгълүматларның аларга тормышларында килеп чыгу ихтималы булган теге яки бу мәсьәләләрне хәл кылуда ярдәм итәсенә ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International