Гражданнарны кабул итүнең чираттагысы булып узды

2017 елның 17 марты, җомга

Безнең һәркайсыбыз көн саен теге яки бу товарны, хезмәт күрсәтүне кулланучы булып тора. Соң, көннең-көнендә азык-төлек, йорт кирәк-яраклары алып торабыз, җәмәгать транспортында йөрибез, төрле хезмәтләрдән файдаланабыз бит! Әмма, ни кызганыч, базарда тәкъдим ителә торган товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр бик күп булса да,  кайвакыт аларның сыйфат ягы нык кына “аксый”. Кулланучы буларак хокукларыбыз да еш кына бозыла. Үзеңне һәм гаиләңне намуссыз җитештерүчеләр һәм сатучылардан саклау өчен хокукларыңны белергә кирәк шул!

14 мартта Теләче муниципаль районының Үзәк авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү оештырылды. Чараны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре үткәрде. Кабул итүгә авыл халкы килде. Сораулар асылда сәүдә өлкәсенә кагылышлы булды. Шулай ук җирле үзидарә органы хезмәткәрләренә дә кулланучылар хокукларын яклау буенча төрле киңәш-табышлар бирелде. Гражданнарны, сыйфатсыз товарга юлыкканда нишләргә, дигән сорауга җавап, таләпләр кую сроклары, техник яктан катлаулы товарларга экспертиза һәм диагностика үткәрү мәсьәләләре кызыксындырды. Шулай ук алкогольле продукция сату өлкәсенә кагылышлы сораулар да булды. Әңгәмә барышында суд тәҗрибәсеннән мисаллар китерелде.

Йомгаклап, шуны әйтергә мөмкин: Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышлап үткәрелгән чаралар куллану культурасын формалаштыру буенча халык арасында даими рәвештә киң колачлы эш алып барырга кирәклеген күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International