“Арзан” сәүдә үзәгендә гадәттәге очрашу

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

Чаллы шәһәренең “Арзан” сәүдә үзәгендә эшләүче хосусый эшмәкәрләр ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе  Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү белгечләре белән очрашуны зарыгып көтеп алды. Мондый очрашулар инде күптән матур бер гадәткә әйләнеп, айның һәр өченче пәнҗешәмбесендә уздырылып килә. Бу юлы ул 2017 елның 16 мартында “Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне”нә (ел саен 15 мартта үткәрелә) багышлап узды. 2017 елда бәйрәмнең девизы - “Санлы формат чорында кулланучы хокуклары”.

Үзәкнең хосусый эшмәкәрләре сорауларын, гадәттәгечә, алдан ук әзерләп килде. Шулай итеп,очрашуда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

- сатып алучының үлчәме, формасы, төсе ягыннан яраксыз булып чыккан сыйфатлы кием-салымны алыштыру турында таләпләр куюга ни дәрәҗәдә хаклы булуы һәм товарны кире кайтару сроклары;

- бәя белешмәлекләрен эшләү һәм гарантия талоннары бирү;

- товарга экспертиза үткәрү тәртибе турында.

Үзәктә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белгечләребезнең эшләве хакында эчке элемтә аша игълан ителгән иде. Шуңа күрә “Арзан” сәүдә үзәге сатучылары да чарадан читтә калмыйча, үзләрен борчыган сорауларын бирде, претензия хатларын товарны сатып алу урыны буенча тапшырудагы кыенлыклар турында сөйләде. Аларның барлык сорауларына квалификацияле җаваплар бирелде.

“Консультация өстәле” эше барышында барлыгы 7 хосусый эшмәкәр һәм 4 кулланучыга киңәш-табышлар бирелде.

Очрашуда катнашучыларның һәммәсенә “Кайнар линия” телефонына шалтыратып, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча квалификацияле бушлай ярдәм, киңәш-табыш алып булуы турында белдерелде, шулай ук ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе әзерләгән файдалы мәгълүматлы буклетлар өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International