Балалар арасында үткәрелгән рәсем бәйгесенә йомгак ясалды

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

2017 елның мартында Алабуга районында “Санлы формат чорында кулланучы хокуклары” дигән темага багышлап, балалар арасында рәсем бәйгесе үткәрелде. Анда 9дан 13 яшькә кадәрге яшь рәссамнар катнашты. Ә инде бәйгегә йомгак ясау кадәресе Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында хәл ителде.

 “Күңел сүрелү”, “Хыяллар тормышка аша”, “Барсик дигән мыраубикәнең интернет-кибете” - балаларның рәсем темалары әнә шундый иде. Тема төрлелеге әлләни зур булмаса да, бәйгедә катнашучыларның һәркайсы пумала һәм буяулар ярдәмендә бәйге темасын үзенчә ачарга тырышты.

Бәйгегә 10нан артыграк хезмәт тәкъдим ителде. Чаллы территориаль органы белгечләре жюри сыйфатында аңа йомгак ясады. Шулай итеп, Закиров Арслан җиңүче буларак танылды.  Хатыйпов Булатка – икенче, Паранина Эвелинага – өченче урын бирелде.

Бәйгедә җиңүчеләргә һәм, гомумән, яшь рәссамнарның һәркайсына бүләкләр тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International