Бишкәк – Мәскәү маршрутын өзәргә туры килде

2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегеннән легаль булмаган хәмер продукциясен ташу факты буенча тикшерү материалы карап тикшерү һәм тиешле карар кабул итүгә алынды.

Полиция хезмәткәрләре Казан  - Оренбург автомобиль юлының 117нче чакрымында  МЗСА 817731арбасын таккан  Мерседес-Бенц 809 маркалы машинаны тикшергәндә Кыргыстан Республикасында җитештерелгән алкогольле продукциягә тап булган.

Шулай итеп, барлыгы  416,9 л күләмендә легаль булмаган алкогольле продукцияне хуҗасыннан алырга туры килгән. Хәзерге вакытта  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре әлеге факт буенча административ тикшерү үткәрә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International