Азнакай районында “фанфурик”ларны законсыз сатуга каршы көрәш дәвам итә. Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге полиция хезмәткәрләре даими рәвештә сәүдә объектларына мониторинг үткәреп килә. Агымдагы елның 16 мартында Актүбә бистәсе базары территориясендә хосусый эшмәкәр З.С.Зиннәтуллинның законсыз төстә спиртлы продукция сату факты билгеләнде. Шулай итеп, хосусый эшмәкәрне:
- 100 мл сыешлы 4 савыт фармацевтика антисептик эремәсеннән;
- 100 мл сыешлы 55 савыт «Медовый» косметика лосьоныннан коры калдырырга туры килде.
Әлеге факт буенча административ тикшерү алып барыла. Закон сүзенә колак салмаучы хосусый эшмәкәрдән алынган спиртлы продукция үрнәкләре эксперт тикшеренүе үткәрүгә җибәреләчәк.