“Триумфатор” сәүдә объекты сатучылары өчен чара үткәрдек

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

2017 елның 3 апрелендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре хосусый эшмәкәр Н.Х.Сибагатовның “Триумфатор” сәүдә объекты сатучылары өчен аңлату характерындагы чара үткәрде. Кулланучының үзе өчен кирәкле озынлыкта метрлап сатыла торган товар (тасма) сатып җибәрүдән сатучының баш тартуы турында мөрәҗәгате әлеге чараны үткәрүгә сәбәп булды. Моңа бәйле рәвештә сәүдә объекты хезмәткәрләренең хокукый аң-белемнәрен үстерү буенча эш башкарылды: аларга куллану базарындагы үзара мөнәсәбәтләрне җайга салган РФ һәм ТР законнары нормалары, куллану базарында эшләгәндә законнарның барлык таләпләрен үтәүгә ярдәм итәрдәй шартлар тудыру зарурилыгы турында сөйләп үтелде.

Сатучыларга иң элек, сатып алучыга товар җибәрүнең билгеләнгән нормалары чикләрендә тукыманы  үзе теләгәнчә үлчәп бирүдән баш тартырга ярамый (үлчәп бирелгәннән соң калган кисәк яраксыз калдыкка әйләнмәсә), дип аңлатылды.

Товарны ваклап сату очрагында шуны истә тотарга кирәк: РФ Гражданлык кодексы нигезләмәләре буенча товарны ваклап сату-алу килешүе гавами килешү булып тора. РФ Гражданлык кодексының 426 статьясындагы 3 пункты ниргезендә, эшмәкәрлек эшчәнлеге яки керем китерүче башка эшчәнлек алып баручы затка, кулланучыга тиешле товарлар сату, хезмәтләр күрсәтү, аның өчен тиешле эшләр башкару мөмкинлегенә ия  булып та, гавами килешү төзүдән баш тартуга рөхсәт ителми. Шул ук вакытта  эшмәкәрлек эшчәнлеге яки керем китерүче башка эшчәнлек алып баручы затка, гавами килешү төзүдән нигезсез баш тарткан очракта, бу Кодексның  445 статьясындагы 4 пунктында күздә тотылган нигезләмәләр кулланыла. Шул рәвешле, җитештерүче товар сатуга карата нинди дә булса таләпләр билгеләмәгәндә, сатучының мондый баш тартуы законга сыешмый.

Болар Сәүдә кагыйдәләре һәм, әлбәттә инде, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы  нигезендә җайга салына. Әйтик, төзелеш материалларына - пыялага карата кагыйдә шундый: 20 см һәм аннан кимрәк калган очракта, сатып алучы бу калдыкны да сатып ала. Ә менә тукымаларга карата бернинди калдык турында сүз юк. Димәк, 10 сантиметр калдыкны көчләп сатуга беркемнең дә хокукы юк. Фабрика ярлыклары һәм келәймәләре урнаштырылган тукыма читен сатуга да беркем дә хокуклы була алмый.

Сәүдә объектында шулай ук матбугат продукциясе, канцелярия товарлары, көнкүреш техникасы да сатылуын әйтеп үтик. Шуны истә тотып, сатучыларга кулланучының төп хокуклары һәм бурычлары аңлатылды, товарны сатучы турында кулланучыга кирәкле мәгълүматлар ирештерү зарурилыгы, товарның үзендә, кулланучыга дөрес итеп сайлап алу мөмкинлеге тудыру өчен, тиешле мәгълүматларны күрсәтү зарурилыгы игътибар үзәгенә алынды.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International