Маникюр салонында кулланучы хокуклары турында семинар үткәрелде

2017 елның 8 апреле, шимбә

2017 елның 7 апрелендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Арча шәһәрендә Сызгановлар урамында урнашкан “Гүзәл” маникюр салоннарының берсендә өйрәтү-аңлату характерындагы әңгәмә үткәрде.

Кулланучыларга парикмахер, маникюр, педикюр, тырнакларны үстерү, косметика хезмәтләре күрсәтүче предприятиеләр РФ законнарында күздә тотылган таләпләрне үтәргә тиеш. Шул исәптән, түбәндәге законнарда күздә тотылган таләпләрне:

- “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.92 ел, № 2300-1 РФ Законы;

- “Халыкка көнкүреш хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләре (РФ Хөкүмәтенең 15.08.97 ел, № 1025 карары белән расланган);

- “Парикмахер һәм косметика хезмәтләре күрсәтүче коммуналь-көнкүреш максатындагы оешмаларны урнаштыруга, эшләүгә, җиһазлауга, карап тотуга һәм эш режимына карата санитария-эпидемиология таләпләре”  С.П. 2.1.2. 2631-10;

“Көнкүреш хезмәтләре күрсәтү. Парикмахер хезмәтләре күрсәтү. Гомуми техник шартлар” ГОСТ Р 51142-98.

Матурлык салоны, үз хокукларын һәм бурычларын белгән хәлдә, килеп туган төрле хәлләрдә үзен-үзе яклый ала. Иң мөһиме – бу җәһәттән “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законга дөрес итеп таяну. Ә инде тагын да мөһимрәге – кулланучылар белән теге яки бу низаглы хәлләр килеп чыкмасын өчен матурлык салонында  законнарны бик тә төгәл итеп үтәү.  Кулланучылар хокукларын яклау турында закон товардагы (башкарылган эштәге, күрсәтелгән хезмәттәге) кимчелекләр аркасында китерелгән зыян өчен, товарның (хезмәт күрсәтү) хезмәт итүенең билгеләнгән  срогы яки яраклылык срогы дәвамында китерелгән очракта, теләсә кайсы сатучының (җитештерүче, эш башкаручы) мөлкәти җаваплылыгын билгели (Законның 14 ст.).

 Салон белгеченә хезмәтләр күрсәтелгәндә кулланучының төп хокуклары аңлатылды; клиентларга товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) турында кирәкле мәгълүматлар бирү зарурилыгына; шулай ук “ Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының  8-10,16,29 статьяларына тукталып үтелде.

Ике атна дәвамында матурлыгын тамчы да җуймаска тиешле тырнак буявы (мәсәлән, «шеллак» катламы) инде икенче көнне үк кубып төшкән очракта да клиент закон нигезендә үз хокукларын яклый ала, дип билгеләп үтелде.

Матурлык салонының беркайчан да диярлек бернинди дә гарантия бирмәве мондый оешмада гаделлеккә исәп тотып булмый, дигәнне аңлатмый. Иң мөһиме  - хезмәт күрсәтү фактын раслаган документ таләп итү. Касса яки товар чегы булырга мөмкин бу.

“Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 29 статьясындагы 3 өлешендә, кулланучы, гарантия срогы эчендә ачыкланганда, күрсәтелгән хезмәттәге кимчелекләргә бәйле таләпләр куюга хокуклы, ә инде гарантия срогы булмаганда – акылга сыешлы срокта, күрсәтелгән хезмәтне кабул иткәннән соң ике ел чигендә таләпләр куюга хокуклы, дип күрсәтелгән.

 Ә маникюр очрагында нәкъ менә “акылга сыешлы срок” терминын куллану кирәк. Кызганычка, закон чыгаручылар бу төшенчәгә төгәл генә юридик билгеләмә бирмәгән. Шуңа күрә кимчелекне акылга сыешлы вакытта ачыклавы-ачыкламавын клиентка үзенә мөстәкыйль рәвештә билгеләргә кала.  Кагыйдә буларак, маникюр ясалганның икенче яки өченче көне акылга сыешлы срок булып тора. Ә инде маникюрның аерым төрләре өчен әлеге срок берничә атна тәшкил итәргә мөмкин.  Димәк, күрсәтелгән хезмәттәге кимчелекләрне шушы вакыт эчендә каплауны таләп итәргә кирәк.

Белеп торыгыз! Матурлык салоны кулланучыга физик, матди зыян китергән очракта салон җитәкчелеге кулланучы (клиент) сәламәтлеген торгызу буенча барлык процедураларны һәм дәвалауны үз хисабына хәл итәргә һәм матди югалтуны капларга тиеш.

Салон мастерына мәгълүмати материаллар: буклетлар һәм алга таба да киңәш-табышлар кирәк булганда белгечләребез белән элемтәгә керү өчен кирәкле адрес, телефон номерлары урын алган визиткалар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International