Бәлале нокта ябылды

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләренең уртак тырышлыгы белән Чаллы шәһәрендә Яңа шәһәрдәге 1/16 йортта урнашкан бәлале сәүдә ноктасы ябылды. Ни өчен бәлале, чөнки биредә озак вакытлар буе халык телендә “фанфурик”лар дип аталып йөртелгән “ике төрле максаттагы” спиртлы сыекча сатып ятканнар. Бина милекчесе ниһаять, үзенең арендаторы белән килешүле мөнәсәбәтләрне туктатты һәм сәүдә ноктасына “нокта” куелды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре “Азык төлек булмаган спиртлы продукцияне, спиртлы азык-төлек өстәмәләрен һәм хуш ис бирүче матдәләрне ваклап сатуны туктатып тору турында” 27.03.2017 № 39 РФ Баш дәүләт санитар табибының карары таләпләренең ни дәрәҗәдә үтәлүенә күз-колак булып тору өчен даими рәвештә  сәүдә объектларына мониторин үткәреп килә: шул рәвешле 2017 елның 3 аенда “ике төрле максаттагы” спиртлы продукция сатуның 22 очрагы билгеләнде. Нәтиҗәдә 143 литр күләмендә спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынды. Закон бозучыларга карата РФ КоАП 14.16 статьясындагы 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында эшләр кузгатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International