Бөгелмә шәһәрендә эш төркеме киңәшмәсе булып узды

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

2017 елның 30 мартында Бөгелмә шәһәр прокуратурасында “ике төрле максаттагы” спиртлы продукцияне законсыз сату һәм ялган хәмер продукциясе сату фактларын ачыклау максатында контрольлек итүче һәм хокук саклау органнарының бер йодрыкка тупланып эшләве буенча эш төркеме киңәшмәсе булып узды.

Эшлекле киңәшмә Бөгелмә шәһәре прокуроры юстиция өлкән киңәшчесе В.В.Кузьмин рәислегендә Бөгелмә шәһәре буенча тикшерү бүлеге җитәкчесе Р.Х.Әфләтүнов, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары М.Р.Булгаков, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы М.И.Михеева, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге начальнигы полиция полковнигы Р.З.Билалов, Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР Бөгелмә районы буенча  икътисадый иминлек һәм коорупциягә каршы көрәш бүлеге начальнигы Д.М.Хафизов, “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе территориаль органы вәкиле Э.Р. Саттарова катнашында узды.

Киңәшмәдә алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау, кисәтү буенча контрольлек итү һәм хокук саклау органнарының берлектә эшләү мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International