Апрельдә “Каен бөре”ләреннән коры калдыру

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

2016 елның 7 ноябрендә полиция хезмәткәрләре «Эльвира» кибетен (Әлмәт районы Нәдер авылында) тикшерү барышында 52 савыт “Березовые почки” косметика лосьонының әйләнештә булуын ачыклаган булган.

Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына тапшырылды. Нәтиҗәдә кибетендә “фанфурик”лар сатып яткан хосусый эшмәкәр З.Р.Зариповага карата РФ КоАП  14.16 статьясының 1 өлеше буенча административ эш кузгатылды. Административ эш кузгату барышында әйләнештән алынган продукция экспертизага җибәрелде.

Экспертиза нәтиҗәләре «Березовые почки» косметика лосьонының косметика средствосы түгел, ә су кушылган этил спирты (59,4%) булып торуын         һәм дә ГОСТ таләпләренә туры килмәвен күрсәтте.

Шуннан инде Татарстан Республикасы Арбитраж судына эшмәкәрне административ җаваплылыкка тарту турында гариза җибәрелде.

Менә хәзер, 2017 елның 13 апрелендә, Татарстан Республикасы Арбитраж суды хосусый эшмәкәр З.Р.Зарипованы, продукциясен конфискацияләп,   10000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International