ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы һәм район мәгариф бүлеге, кулланучылар хокукларын яклауга багышлап, 8-10 сыйныф укучылары арасында “Кулланучы белемнәре – уңышка юл” дигән тема буенча конкурс үткәрде. Анда Питрәч 1нче мәктәбенең 10 Б сыйныфы укучысы Энҗе Муллаянова җиңде.
Бүләкне кызга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова тапшырды:
- Үз хокукларын яхшырак белсеннәр, кулланучы буларак, аң-белемнәрен үстерсеннәр өчен кулланучылар белән күбрәк чаралар үткәрергә тырышабыз, - дип басым ясап әйтте Марина Егорова. – Мәктәп укучылары белән дә күп эшлибез. Питрәч районында бу өлкәдә әнә шундый бик тә белемле балаларның булуына шатбыз. Энҗене һәм конкурста катнашкан башка егет-кызларны киләсе уку елында республика олимпиадасында катнашырга чакырабыз. Җиңүчеләрне бик шәп бүләкләр көтә.