ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Нурлатта яшәүче бер ир-аттан шәһәр кибетләренең берсендә ялган аракы сатылу ихтималы турында мөрәҗәгать керде. Әлеге мөрәҗәгать буенча административ хокук бозу турында эш кузгату хакында билгеләмә чыгарылып, территориаль орган хезмәткәрләре мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән адрес буенча юл тотты.
2017 елның 21 апрелендә административ тикшерү үткәрү барышында Нурлат шәһәренең «Кумир» кибете киштәләрендә «Усадская хлебная» һәм «Старая Казань» аракы шешәләренең кукраешып утырулары билгеле булды. Сатучы хәмер продукциясенә товарны озату документларын күрсәтә алмады. Бөтен продукциянең билгеләнгән үрнәктәге маркалары булса да, «Усадская хлебная» аракысында хәмерне шешәләргә тутыру датасы һәм аракы партиясенең теркәү номеры күрсәтелмәгән иде. Контрольлек чаралары барышында 3,25литр күләмендә хәмер продукциясе сатудан алынды.
Хәзерге вакытта әлеге факт буенча административ тикшерү үткәрелә. Әйләнештән алынган продукция үрнәкләре экспертизага җибәреләчәк.