“Баулы сөте” – югары сыйфатлы продукция

2017 елның 25 апреле, сишәмбе

Гражданнарыбызның 85%ы көн саен теге яки бу сөт ризыгын сатып ала. Әлеге продукцияне җитештерүчеләрнең ассортимент рәтләре дә елдан-ел байый, ишәя.

23 апрельдән Әлмәттә Бөтенроссия ярминкәсе һәм махсус күргәзмәсе уза. Анда телеңне йотарлык ризыклар, шул исәптән Татарстан Республикасы Баулы шәһәрендә җитештерелгән сөт ризыклары тәкъдим ителә. Садыйков Равил Әксән улы крестьян (фермер) хуҗалыгының сөт ризыклары бу.  Р.Ә.Садыйковның крестьян-фермер хуҗалыгы кефир, коры әче сөт продуктлары, майлылыгы15,0%тан 19,0%ка кадәрге каймак, атланмай, тәм компонентлары өстәлмәгән йогырт, пастеризацияләнгән сөт, төрле тәм өстәлгән йомшак сырлар, тәм өстәлмәгән бөртекле эремчек,  ацидофилин җитештерә.

Җирле җитештерүчеләребезнең үз продукциясен халыкка елдан-ел күбрәк таныту, сата алулары күңелдә канәгатьлек хисләре тудыра. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы да республика куллану базарында җирле җитештерүчеләрнең сыйфатлы, көндәшлеккә сәләтле товарлары өлешен арттыру өчен мондый продукция турында халыкны мәгълүматлы итү юнәлешендә актив эшли.

Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре ярминкәдә катнашып, мөрәҗәгать иткән гражданнарга шәхсән консультацияләр бирде, кулланучылар өчен белешмәлекләр өләште, социологик сорашып белешү үткәрде. Сорашып белешү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, безнең кулланучыларыбыз җирле продукциягә өстенлек бирә. Чөнки ул әле тамчы да искерергә өлгермәгән була, традицияләребез һәм зәвыгыбызга күбрәк туры килә. Очрашу барышында продукция җитештерүчеләр белән сатучыларның бер йодрыкка тупланып эшләвендәге проблемалар, продукция сатудагы кыенлыкларга бәйле мәсьәләләр каралды. “Баулы сөте” сатучыларына кулланучыга сөт ризыкларының яңа төрләре турында барлык мәгълүматлар ирештерү зарурилыгы мәсьәләсе өстендә эшләргә, җирле продукция куллануның өстенлекләрен аңлатырга, уңай мисалларны күрсәтергә тәкъдим ителде. Бүгенгә Әлмәт шәһәрендә  Р.Ә.Садыйковның “Баулы сөте” белән 3 хуҗалык итүче субъект килешүләр төзегән инде.

Кулланучылар икенче көнне дә  Р.Ә.Садыйков  крестьян-фермер хуҗалыгында җитештерелгән сөт ризыкларын алырга дип килде. Чөнки продукциянең сыйфатлы, “свежий”, табигый чималдан җитештерелгән булуы аларның күңеленә бик хуш килгән.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: ярминкәләрдә, башка массакүләм чараларда үткәрелә торган очрашулар җирле сөт ризыкларының уңай имиджын булдыру һәм аларны җитештерүне үстерү, куллануга этәргеч бирүгә сизелерлек өлеш кертергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International