Ветераннарыбызга лаек бәйрәм

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

Чаллы шәһәренең “Хезмәт ветераннары өчен пансионат” муниципаль автоном учреждениесендә 30 дан артыграк сугыш ветераны һәм тыл хезмәтчәне Бөек Җиңүне билгеләп үтте. Пансионатның бик тә ягымлы һәм игътибарлы, кайгыртучан коллективы ветераннарны һәр ел саен колач җәеп каршы ала. Җиңү бәйрәме хөрмәтенә Чаллы шәһәре хакимияте вәкилләре, иҗат коллективлары, татар эстрадасының популяр артисты Гөлдания Хәйруллина, шулай ук ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре ветераннар янына кунакка чакырылды.

Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән һәм бәйрәм концертыннан соң  ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре ветераннар өчен корылган бәйрәм мәҗлесе өстәленә бәлешләр куйды. Бәйрәм котлавы чарада катнашкан һәркемнең иң нечкә күңел кылларына тиеп үтте. Тантаналы мизгелләр фотосурәтләрдә чагылыш тапты.

Очрашу дустанә әңгәмә белән төгәлләнде. Ветераннар бәйрәмне оештырган өчен эчкерсез рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бүлек белгечләре чарада катнашкан барча кешегә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе әзерләгән, кулланучылар хокукларын яклау турында файдалы мәгълүматлар урын алган буклетлар өләште, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге сорауларга җаваплар бирде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International