Лениногорскида хокукый яктан агарту чаралары узды

2017 елның 16 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре, сәүдә өлкәсендә эшләүче сатучыларның бурычлары һәм кулланучыларның хокуклары турында тиешле мәгълүматлар ирештерү максатыннан, законнарны үтәү буенча эшмәкәрләр өчен күчмә семинарлар үткәреп килә.

Бу чараларның төп максаты – бизнес-бергәлек вәкилләрен закон бозмаска өйрәтү. Территориаль орган хезмәткәрләре Лениногорск шәһәрендәге “Сәлам” һәм “Статус” кибетләрендә уздырылган өйрәтү чаралары барышында соңгы вакытларда сәүдәгә кагылышлы законнарга кертелгән үзгәрешләр, яңалыклар турында кыскача гына аңлатып үтте.

Әйтергә кирәк, эшмәкәрләр һәм аларның хезмәткәрләре ягыннан да активлык сизелә. Эшмәкәрләрнең күпчелеге лекцияләрне тыңлап кына калмый, бәлки белгечләребез сөйләгәннәрне куен дәфтәренә дә язып та бара. Шул ук вакытта хезмәткәрләребез өстәмә рәвештә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе порталында эшмәкәрләргә кирәкле хокукый мәгълүматларны тиз генә эзләп табу буенча мастер-класслар да үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International