Өлкәннәргә ярдәмчелрәк, рәхим-шәфкатьлерәк булыйк!

2017 елның 17 мае, чәршәмбе

Россия Федерациясе Конституциясенең 33 статьясы нигезендә, РФнең һәр гражданины дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгать итүгә хокуклы. Россия хокук системасында гражданнар тарафыннан әлеге конституцион хокукны тормышка ашыру тәртибен җайга салучы һәм аны гарантияләүче закон гамәлдә булып килә. Бу мәсьәләләр “Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү тәртибе турында” 02.05.2006 ел, № 59-ФЗ Федераль закон нигезендә җайга салына.

Түбән Кама территориаль органына да, кабул итүләр барышында, шулай ук телефон аша, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнардан язмача һәм телдән мөрәҗәгатьләр алынып кына тора. Әле шушы көннәрдә генә бер ханым телефон аша мөрәҗәгать итте. Кулланучыбыз начар ишеткәнлектән, проблемасын аңлап булмау сәбәпле эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча практик ярдәм күрсәтү өчен, ханымның өенә барып килергә булды. 

Телефон аша гына проблемасын аңлатып бетерә алмаган Нина Яковлевна Зуева сүзләреннән аңлашылганча,  Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан үзенә бүләк ясарга хыялланып, якын туганнары булмаганлыктан, күршесе белән Түбән Кама шәһәрендәге кибетләрнең берсенә барып телевизор сатып алган ул. Әмма яңа телевизорлы булганнан соң дүртенче көндә үк янә кибеткә килеп, товар өчен түләнгән акчасын кире кайтаруны таләп итәргә мәҗбүр булган. Чөнки, ханым әйтүенчә, телевизор начар күрсәткән, тавышы да начар булып чыккан.

Әйтергә кирәк, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы нигезендә, кулланучы техник яктан катлаулы товарда (телевизор шундый товарга керә) кимчелекләр ачыклаган очракта, сату-алу килешүеннән баш тартып, мондый товар өчен түләнгән акчасын кире кайтаруларын яки аны шундый ук  башка товарга яисә, сатып алу бәясен яңадан исәпләтеп, башка маркадагы (модель, артикул) товарга алыштыру (кулланучыга кимчелекле товар тапшырылганнан соң унбиш көн эчендә) таләбен куярга мөмкин. Сатучы (җитештерүче), вәкаләтле оешма яки вәкаләтле хосусый эшмәкәр, импортер кулланучыдан сыйфатсыз товарны кабул итеп алуга һәм кирәк булган очракта товарның сыйфатына тикшерү үткәрүгә бурычлы.

Түбән Кама территориаль органы белгечләре бу мөрәҗәгатьне күз уңына алып, кибет җитәкчелеге белән элемтәгә керде. Кибеттә “үзләренең көче” белән товар сыйфатына тикшерү уздырылганнан соң, кулланучы белдергән кимчелекләре юк, дип җавап бирелде. Шулай да кибет җитәкчелеге Н.Я. Зуеваның таләбен канәгатьләндереп, ханымга товар өчен түләнгән акчасын кире кайтарырга булды. Бу хәлгә без дә сөендек!

Әлбәттә инде, өлкәннәргә, әби-бабайларыбызга игътибар-ихтирам бәйрәм көннәрендә генә түгел, ә көн саен булырга тиеш. Чөнки яшь барган саен сәламәтлек какшый, хәтер начарая. Ә инде киләчәк буыннар өчен күпне эшләп тә, бүген игътибарсыз, ярдәмсез калучыларга рәхим-шәфкатьле булу аеруча кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International