Туристлык агентлыгы белән килешү төзедем. Анда күрсәтелгән кунакханәне башкасына алыштырып буламы?

2017 елның 17 мае, чәршәмбе

Сорау: Туристлык агентлыгы килешүдә күрсәтелгән кунакханәне башкасына алыштыруга хокуклымы?

Кунакханә – урнашу урыны, ул туристлык хезмәтләре күрсәтүгә килешүдә мөһим шарт булып тора.   Турагент яки туроператор турист ризалыгыннан башка гына бер яклы тәртиптә килешүдәге мөһим шартны үәгәртә алмый. Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 310 статьясы нигезендә, законда күздә тотылган очраклардан тыш, бер якның килешүдәге бурычларны үтәүдән баш тартуы һәм  бер якның килешү шартларын үзгәртүе рөхсәт ителми. Турагент яки тураператор, кунакханәнең алыштырылуы (шул ук категориядәгегәме яки хәтта югарырак категориядәгегәме алыштырылуы  мөһим түгел) турында хәбәр итеп, “Туристлык эшчәнлеге нигезләре турында” Федераль законның  6,10 статьяларын һәм “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның 8, 10 статьяларын боза.

Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Бәхәсле хәлләр килеп туганда квалификацияле киңәш-табышлар ишетү, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон бозуга юл куелганда (эшләр башкарганда, хезмәтләр күрсәтелгәндә) хокукый ярдәм алу өчен түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итегез:  423450, Әлмәт ш., Гафиатуллин ур., 26, тел.: 8 (8553) 22-21-33, e-mail: alina@tatzpp.ru,almet@tatzpp.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International