Май йомгаклары

2017 елның 23 мае, сишәмбе

Майның 3 атнасында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы подразделениеләреннән, административ тикшерүләр уздыру өчен, акциз маркалары булмаган Казахстан хәмер продукциясен ташыган гражданнарга карата 7 материал (Аксубай районыннан – 1, Түбән Кама районыннан – 2, Сарман районыннан – 4) һәм Мөслим районы Рус Шуганы авылында шәхси хуҗалыктан көмешкә сату факты буенча 1 материал  алынды.

Түбән Кама шәһәренең «Ветеран – 4» бакчачылык ширкәтендә урнашкан «Дача» кибетендә лицензиягә ия булмаган килеш аракы сатуның 1 факты; «Эйфория» лаунж-барында (адресы: Түбән Кама ш., Химиклар пр., 106 «А») товарны озату документларыннан башка гына сыра сатуның 1 факты; сәүдә объектларында  100 мл сыешлы савытларда медицина спиртын сатуның 2 факты; закон нигезендә сату чикләнгән сәгатьләрдә алкогольле продукция сатуның 9 факты (Түбән Кама шәһәрендә – 8, Зәй шәһәрендә – 1); Түбән Кама шәһәрендә стационар булмаган сәүдә объектларында сыра сатуның 2 факты; Түбән Кама шәһәрендә  җәмәгать транспорты тукталышы пунктларында сыра сатуның 4 факты һәм ишеге күп фатирлы торак йортның ишегалдында урнашкан кибеттә сыра сатуның 1 факты билгеләнде.

 Ачыкланган барлык закон бозу фактлары буенча гаепле затлар административ җаваплылыкка тартылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International