Сәүдәбезнең киләчәге – ышанычлы кулларда

2017 елның 23 мае, сишәмбе

19 май көнне Казан сәүдә-икътисад техникумы базасында “Вакыт безне сайлады” Студент яшьләр форумы кысаларында һөнәри белем бирү учреждениеләре арасында “Яшь товар белгече” һөнәри осталык бәйгесе булып узды.

Бәйгедә Казан шәһәренең өч белем бирү учреждениесеннән: сәүдә-икътисад техникумы, технология һәм дизайн көллияте, кооператив институтыннан 4 команды катнашты.

Бәйге өч этапта үтте. Аларның һәркайсында катнашучылар, теоретик, практик һәм иҗади күнекмәләрен, белемнәрен күрсәтеп, һөнәри осталыкларын раслады. 

Беренче этап “Безнең уңышка ирешү формуласы”н тәкъдим итү булды. Конкурсантлар презентацияләр һәм видеороликлар рәвешендә үзләре белән, уку йорты, һөнәре белән таныштырды. Жюри теманы ачу, команда белән эшләү осталыгын, халык алдында чыгыш ясау культурасын (тел культурасы, хиссилек, инандыру көче, куелган сорауларга җаваплар) һәм таныштыру үзенчәлеген бәяләде.

Бәйгедә катнашучылар икенче һәм өченче этапларда  практик биремнәр үтәде.

Икенче этап товар җибәрүчедән күләме һәм сыйфаты буенча товар кабул итүгә багышланды. Конкурсантлар товарлар атамасы һәм маркировкасының товарны озату документларындагы мәгълүматларга туры килү-килмәвен, төрелмә торышын, товарның нетто массасын яки берәмлеге санын тикшерде, кабул итү нәтиҗәләрен документлар белән рәсмиләштерде.

Өченче этапта товар сыйфатына экспертиза ясалды. Биремне үтәгәндә, конкурсантлар мәгълүматларны тәңгәлләштерүне (информационная идентификация) хәл итте: төрелмәдәге маркировканың ГОСТ таләпләренә туры килүен, шулай ук органолептик ысул һәм экспресс-ысул белән сыйфатын барлады. Бәйгедә катнашучылар сырның органолептик күрсәткечләре буенча сынаулар нәтиҗәләренә анализ ясарга һәм дөрес итеп тәңгәлләштерү өчен аларның җитәрлек дәрәҗәдә булу-булмавын билгеләргә тиеш булды. Конкурсантлар презентацияләр ярдәмендә башкарылган эш турында йомгаклар белән таныштырды.

Жюри (аның составына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы да керде) бәйге җиңүчеләрен билгеләде.

Әлеге конкурсның студентлар сәләтен ачуга, аларда махсус фәннәрне өйрәнүгә кызыксыну тудыруга этәргеч бирәсенә, гомумән, һөнәри белемнәрен үстерүгә ярдәм итәсенә ышанып калабыз.

Әйтергә кирәк, бәйгедә катнашучыларның барысы да биремнәрне әйбәт кенә үти алды.

Берочтан кибет киштәләрендә кирәкле күләмдә сыйфатлы товарларның киң ассортименты тәкъдим ителүнең нәкъ менә товар белгечләре тырышлыгына бәйле булуын да әйтеп үтик.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International