Иске Чуриле авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашу

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

2017 елның 23 маенда Арча муниципаль районының Иске Чуриле авыл җирлегендә, расланылган график нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров һәм Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И. Абдуллина гражданнарны кабул итүне оештырды һәм үткәрде.  

Кабул итүгә килгән гражданнар асылда сыйфатсыз товарлар һәм хезмәт күрсәтүләргә кагылышлы сораулар бирде. Гражданнарга кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормалары һәм РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре аңлатылды.

Авыл җирлеге хезмәткәрләренең кулланучы буларак аң-белемнәрен үстерү максатыннан, территориаль органның эш тәҗрибәсеннән мисаллар китереп, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар-уку үткәрелде. Шулай ук  алкогольле продукция сату өлкәсендәге яңалыклар турында мәгълүматлар ирештерелде.

Чарада катнашкан барча кешегә, очрашу истәлегенә, бу өлкәдәге төрле темаларга багышланган “Кулланучы өчен белешмәлек” буклетлары өләшенде.

Үз хокукларыңны белү – заман таләбе! Шуны истән чыгармасак иде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International