Үсемлек сатучылар өчен

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Бакча сезоны башланды. Халык хәзер җимеш агачлары, куаклар утырту, орлык чәчү, үсентеләрне күчереп утырту белән мәшгуль.  Шулай ук үсентеләр сатуда да – “урак өсте”.

Арчада да үсентеләр үстерү-сату белән шөгыльләнүче күп кенә хуҗалык итүче субъектлар, хосусый эшмәкәрләр, җиләк-җимеш питомниклары бу көннәрдә үзләренең продукциясен сату белән мәш килә.

Ачык һавадагы ярминкә мәйданчыгы төрле агач-куак, яшелчә-җиләк-җимеш, чәчәк үсентеләре белән шыплап тулган. Биредә нәрсә генә юк! Алмагачларның популяр сортлары да, груша, карлыган, абрикос куаклары да – барысы да бар. Күз явын алып торган төрле төстәге чәчәкләр: чалмабаш, роза, лалә, петуния, бәрхет гөле кебек бер еллык һәм күп еллык чәчәк үсентеләре белән шыплап тулган тартмалар рәт-рәт тезелеп киткән. Шулай ук кәбестә, помидор, татлы борыч үсентеләре – “буа буарлык”.  Бәяләре “тешләмәгәнлектән”, халык аларны кырылып ала.

Әле шушы көннәрдә генә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре, кулланучылар хокукларын яклау турында законны аңлату йөзеннән, үсенте сатучылар өчен консультация үткәрде. Аларның игътибарына “Кулланучылар хокукларын яклау турында”  07.02.1992 ел, №2300-1 РФ Законының төп нигезләмәләре, РФ Хөкүмәтенең  19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре җиткерелде, брошюралар һәм буклетлар рәвешендә мәгълүмати белешмәлекләр өләшенде.

Кулланучы шуны белеп торырга тиеш: үсемлекләр сатканда, җитештерүченең (сатучы), дөрес итеп сайлап алу мөмкинлеге бирү өчен, товар турында кирәкле һәм дөрес мәгълүматларны (товар атамасы, культура атамасы); җитештерүче ил һәм фирма атамасын, җитештерүченең юридик адресын; товарның (үсенте, орлык)  төп билгеләнешен; төп куллану үзенчәлекләрен яки характеристикасын (сортын, категориясен, товар сортын, подвой атамасын); мәҗбүри сертификатлаштыру турында мәгълүмат, партия номерын (мәҗбүри сертификатланырга тиеш булмавын яки ГОСТ таләпләренә туры килүен)  күрсәтүе шарт. Кулланучылар өчен мәгълүматлар теләсә нинди ысул белән күрсәтелергә мөмкин. Әмма шунысы бар: мәгълүматлар төгәл булырга, җиңел укылырга тиеш. Сатып алучыга товар белән бергә товар чегы да тапшырыла.

Сатып алучылар игътибарын шуңа да юнәлтәсе килә:  19.01.98 № 55 РФ Хөкүмәте карары белән расланган азык-төлек булмаган товарлар исемлеге нигезендә, СЫЙФАТЛЫ БУЛГАНДА, ҮСЕМЛЕКЛӘРНЕ ШУНДЫЙ УК БАШКАСЫНА АЛЫШТЫРЫП ЯКИ КИРЕ КАЙТАРЫП БУЛМЫЙ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International