Чүпрәле районында җирле товар җитештерүче продукциясен таныту

2017 елның 26 мае, җомга

2017 елның 22 маенда Чүпрәле муниципаль районы хакимияте җитәкчелегендә Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында авыл җирлекләре башлыклары катнашында районда кече һәм урта бизнесны үстерү буенча семинар-киңәшмә булып узды.

Чүпрәле районы Кече Чынлы авыл җирлеге  территориясендә хосусый эшмәкәр Ф.Ф. Җаббаровның сөт ризыкларын җитештерү цехы ачылган. Семинар-киңәшмәдә катнашучылар өчен цехка экскурсия оештырылды. Алар производство белән танышу гына түгел, бәлки җитештерелә торган продукциянең тәмен татып карау мөмкинлегенә дә иреште. Цех ачканчы, хосусый эшмәкәр 2003 елдан сөт җыю белән мәшгуль булган. Аны ул Буа шәһәре сөт комбинатына эшкәртүгә тапшырып килгән. Ә 2016 елда Ф.Ф. Җаббаров инде үзе сөт ризыклары производствосын оештырган.

Бүген биредә пастеризацияләнгән сөт, атланмай, эремчек, 25%лы сөтөсте, корт, кефир, катык, йогырт эшләп чыгарыла. Әлеге сөт ризыкларын район халкы, шулай ук Татарстан Республикасыннан читтә – Ульяновск шәһәрендә яшәүчеләр дә бик теләп ала. Продукциянең сыйфатын кулланучылар фәкать уңай яктан гына бәяли.

Бу чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Зеленодол территориаль органының контрольлек-инспекция бүлеге әйдәп баручы белгече Г.Х.Йосыпованың катнашканлыгын да әйтеп үтик.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International