Полиция материаллары

2017 елның 30 мае, сишәмбе

2017 елның 26 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча һәм Мамадыш районы буенча бүлекләреннән алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше фактлары буенча административ материаллар алынды:

- Сарапулда (Удмуртия Республикасы) яшәүче бер ир-атның үз автомобилендә төрле сыешлыклы канистрларда спиртлы продукция (гомуми күләме - 1972,5 л) ташуы;

- Карелия Республикасында яшәүче берәүнең Казахстаннан 492,5 литр күләмендә хәмер продукциясе китерүе ачыкланган.

Әлеге фактлар буенча РФ КоАП 15.12 статьясындагы 4 өлеше нигезендә административ эшләр кузгатылды.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International