Закон бозучыга җавап бирәсе бар

2017 елның 30 мае, сишәмбе

2017 елның 22 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы белгечләре Буа шәһәренең «Балкыш» кафесында (адресы: Космовский ур., 150 й.) алкогольле продукцияне ваклап сату шартларының үтәлмәвен ачыклады.

Бармен 9 сәгать 22 минутта, бөкесен ачмыйча гына, берәүгә сыра сатып җибәрде. Гамәлдәге закон нигезендә, җәмәгать туклануы оешмаларында 22.00дән 10.00 сәгатькә кадәр генә түгел, ә бөтен эш көне дәвамында, сатучының хәмер шешәсен ачып бирү шарты белән генә, алкогольле продукция сату рөхсәт ителә.

Шул рәвешле җаваплы зат, “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” 22 ноябрь, 1995 ел, №171-ФЗ Федераль законның 16 статьясындагы 4 пунктын бозып, җәмәгать туклануы предприятиесендә алкогольле продукция сату шартларын үтәүне тәэмин итмәгән булып чыга.  

Кафе хезмәткәрләре закон бозу факты буенча игътибарга лаек бернинди дә аңлатма бирә алмады. Хәер, алар үзләрен аклау йөзеннән нәрсә әйтә алсын? Сату шартлары һәм вакыты буенча чикләүләр һәркемгә мәгълүм бит. Беркем дә күрмәс-сизмәс, дип өметләнгәннәр. Бары шул гына.

Директорга һәм юридик затка карата административ хокук бозу турында беркетмәләр төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International