Хәмер белән законсыз сәүдә итү

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

25 май көнне хокук саклау органнары һәм контрольлек итүче органнар хезмәткәрләре Азнакай районының Мәнәвез авылында хосусый эшмәкәр Л.М.Ибраһимовның кибетендә тиешле лицензиядән башка гына алкогольле продукцияне ваклап сату фактын ачыклады. Контрольлек чаралары барышында 38,025 литр күләмендә легаль булмаган хәмер әйләнештән алынды.

Гаепле затка карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Закон бозучыга штраф һәм тартып алынган продукциясен конфискацияләү куркынычы яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International