Апас районында гражданнарны күчмә кабул итү булды

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

2017 елның 6 июнендә Апас районында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы начальнигы М.В.Тихонова гражданнарны күчмә кабул итү оештырды.

Авыл халкы белән очрашу Зур Күккүз, Кече Күккүз, Чүри-Барыш авылларында урнашкан сәүдә предприятиеләрендә узды.

Хосусый эшмәкәрләр җылы сезонда чатырларда сыра сату; алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензия алу өчен устав капиталы күләме; 2017 елның 1 маеннан билгеләнгән хәмер продукциясенә минималь бәяләр мәсьәләләре белән кызыксынды.

Шулай ук предприятие агымдагы елның маеннан алкогольле продукция сатуны туктаткан очракта 2017 елның 2 кварталына хәмер продукциясен ваклап сату күләме турында декларация тапшыруның зарури булу-булмавы мәсьәләсенә кагылышлы сорау бирелде. Эшмәкәрләр үзләрен кызыксындырган барча сорауларга РФ гамәлдәге законнары нигезендә җаваплар ишетте.

Чара үткәрелгәндә барча халыкка актуаль темалар буенча кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар аңлатылган буклетлар һәм «Вестник потребителя» газетасының соңгы саннары өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International