Әлмәттә берьюлы өч оешма яңа бинага күчте

2017 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Әлмәттә бик мөһим вакыйга булды. Берьюлы өч оешма – район башкарма комитетының архив бүлеге, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм ТР Дәүләт торак төзелеше күзәтчелеге инспекциясе җирле бүлекләренең яң бинага күченү тантанасы узды.  Хәзер бу өч хезмәтнең барысы да Шевченко урамындагы 88 нче йортта эшли. Әлмәттә яшәүчеләр әлеге оешмалар хезмәткәрләренә теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итеп, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таба ала. Биредә аларны кабул итү өчен бөтен шартлар тудырылган. Шулай ук бик уңайлы машина кую урыны, тротуар булдырылган. Ремонт эшләре республика бюджеты средстволары хисабына хәл ителгән.

Тантаналы чарада Әлмәт районы хакимияте башлыгы Айрат Хәйруллин, ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Резедә Шәйхетдинова, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов, Капиталь төзелеш объектларын төзү, реконструкцияләүгә күзәтчелек итү буенча көньяк-көнчыгыш территориаль органы җитәкчесе Наил Якупов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге начальнигы Дамир Гарипов катнашты.

Айрат Ринат улы барлык өч хезмәт белгечләрен  яңа бинага күченүләре белән котлады. “Барлык өч хезмәт тә клиентлар белән эшли. Сез урындагы хакимиятне гәүдәләндерәсез. Шуңа күрә сезгә шәһәр халкын хезмәт күрсәтүләрегез сыйфатыннан канәгать калдырырлык итеп эшләвегезне телим. Яңа бинада көндәлек эшләрегезне тагын да уңышлырак башкарасыгызга ышанам”, – дип билгеләп үтте ул.

Район хакимияте башлыгы хезмәтләрнең иң уңган-булган белгечләренә Мактау грамоталары, Әлмәт муниципаль районы советы һәм башкарма комитетының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Әлмәт районының архив бүлеге инде 1930 елда ук оештырылган. Ул документларның дәүләт тарафыннан сакланылуын тәэмин итеп килә. Моңа кадәр архив бүлеге Тихоново урта гомуми белем бирү мәктәбе бинасында эшләп килде. Бүгенгә биредә 68 меңнән артыграк документ тупланган. Шуның 43 меңнән артыграгы – идарәи документлар, 24 меңе – хезмәткәрләр составы буенча, 196 меңе – шәхси документлар.

ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Резедә Шәйхетдинова дәүләт комитеты исеменнән Әлмәт районына алга таба үсеш, ә инде архив бүлегенә республикабызның тарихи, рухи мирасын саклау һәм ишәйтүне теләде.

Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органының да горурланырлыгы бар. Биредә алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә республика программаларын үтәү буенча системалы эш җайга салынган.

Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органы хезмәткәрләрен яңа “өй”гә күченүләре белән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов котлады. Ул “иң-иңнәргә” Рәхмәт хатлары тапшырды.

ТР Дәүләт торак төзелеше күзәтчелеге инспекциясенең Капиталь төзелеш объектларын төзү, реконструкцияләүгә күзәтчелек итү буенча көньяк-көнчыгыш территориаль органы да шушы ук йортта эшлиячәк. Төзелешнең сыйфатына җавап бирүче орган бу.  Хәзерге вакытта Инспекция көньяк-көнчыгыш территориаль органның 9 муниципаль районында: Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Сарман, Лениногорск, Мөслим, Чирмешән, Ютазы районнарында күзәтчелек эшен башкара.

Инспекция хезмәткәрләрен капиталь төзелеш объектларын төзү, реконструкцияләүгә күзәтчелек итү буенча көньяк-көнчыгыш территориаль органы җитәкчесе Наил Якупов котлады.

Безнең территориаль орган өчен – аеруча зур вакыйга. Бина бик уңайлы урында урнашкан. Янәшәсендә – Россиядә иң яхшы пляж зонасы. Буалар тирә-юньѓә искиткеч ямь биреп тора. Төзелешкә өлеш кертүчеләрнең һәммәсенә рәхмәт белдерәсем килә. Ә инде яңа бинага күченүчеләргә нәтиҗәле, сыйфатлы эшчәнлек телим, – дип мөрәҗәгать итте халыкка Наил Назыйм улы.

Бәйрәмнең танталаны өлешеннән соң кунакларга төзекләндерелгән бина бүлмәләренә кыска гына экскурсия оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International