Чираттагы ялларның кызган чагы. Арабызда җир шарының төрле почмакларына сәяхәт кылу турында хыялланмаучылар, булса да, бик сирәктер. Әнә кулланучылар ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына да турист хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы сораулары белән бер-бер артлы мөрәҗәгать итә башлады. Шуңа күрә берничә төп сорауга җавап биреп, сәфәр бары тик әйбәт тәэсирләр генә калдырсын өчен акыллы киңәш-табышларыбызны ирештерергә булдык.
Туристлык фирмасын ничек дөрес итеп сайларга?
- РФ территориясендә күп дигәндә 24 сәгать рәттән экскурсия хезмәте күрсәтүне хәл итүче оешмалар;
- социаль бурычларны хәл кылу максатыннан чыгып, дәүләт билгеләгән бәяләр буенча РФ территориясе чикләрендә сәяхәтләр оештыру эшчәнлеген хәл кылучы дәүләти һәм муниципаль унитар предприятиеләр (учреждениеләр).
Килешү төзегәндә, шуны истә тотыгыз: “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы нигезендә, эш башкаручы кулланучыга, үзенә кирәген дөрес итеп сайлап алу мөмкинлеге тудыру өчен, сатыла торган хезмәт күрсәтү (туристлык продукты) турында тулы һәм дөрес мәгълүматлар бирүгә бурычлы.
Туристлык продуктын сату буенча хезмәт күрсәтү кагыйдәләре; “РФдә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында” ФЗ нигезендә, туристлык продуктының куллану үзенчәлекләре составы билгеләнгән. Болар – cәяхәт программасы, маршруты һәм шартлары турында (кунакханә турында мәгълүматларны кертеп), яшәү (кунакханәнең урнашу урыны, аның категориясе) һәм туклану шартлары, сәяхәт өчен сайлап алынган илдә (урын) туристны йөртү хезмәте күрсәтү, экскурсоводның (гид), гид-тәрҗемәче, инструктор-озатып йөрүченең булу-булмавы турында мәгълүматлар.
Туристлык юлламасына кертелеп, сезгә бушлай күрсәтелә алырдай хезмәтләр турында мәгълүматлар белән тәфсилләп танышыгыз. Турфирма хезмәткәреннән сезгә бушлай күрсәтелергә тиешле хезмәтләр исемлеген язмача рәвештә бирүен дә сорарга була.
“Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 16 статьясы нигезендә, бер товарны (эш, хезмәт күрсәтү) сатып алганда икенче бер товарны (эш, хезмәт күрсәтү) сатып алуны көчләп тагу тыела.
Килешүдә барлык мөһим шартлар мәҗбүри төстә күрсәтелергә тиеш (“Россия Федерациясендә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында” ФЗны кара). Үзегез өчен мөһим булган әйберләрне алдан ук белешеп куегыз. Килешүнең стандарт бланкы белән эшлибез, дип тәкрарласалар да, турфирма хезмәткәрләре сүзенә ышанырга ярамый. Еш кына килешүләрдә кулланучы хокукын кысардай (кулланучы хокукларын бозу дигән сүз) шартларның кертелүен ачыкларга туры килгәли. Мисалга, сәяхәтчегә штраф санкцияләре куллану һәм туристлык фирмасы белән килешүне өзү тәртибе турында һ.б.