Мәсьәлә уңай хәл ителде

2017 елның 1 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына бер ханым кулланучы буларак үз хокукларын яклауда ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Баксаң, ул моннан өч атна элегрәк «Х» сәүдә комплексының бер бүлегендә аяк киеме сатып алган икән.

Ханымга аяк киеме бик ошаган. Аны ул ике атна дәвамында рәхәтләнеп киеп йөргән. Тик менә өченче атнасында аяк киеме тулысынча “килеп чыккан” – табаны купкан, бер сыңарының өсте өзелгән. Кәефе чиктән ашып кырылган кулланучыбыз сатучыга үз проблемасы белән мөрәҗәгать иткән. Тегесе  дә сыйфатсыз аяк киемен алыштырудан баш тартып тормыйча, яңа аяк киеме тәкъдим иткән, әмма шул ук вакытта тагын 600 сум өстәп түләргә кирәклеген әйткән.

“Кулланучылар хокукларын яклау турында”  07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе законы (алга таба – Закон) нигезендә, товарда кимчелекләр ачыкланган очракта, сатучы тарафыннан бу хакта алдан кисәтеп куелмаган булса, кулланучы, үз теләгенә карап, товарны шундый ук маркадагы яки модельдәге башка товарга алыштыруны таләп итүгә хокуклы.

Кулланучы товарда кимчелекләрне ачыклап, аны башкасына алыштыру турында таләп куйганда, сатучы (җитештерүче, вәкаләтле оешма яки вәкаләтле хосусый эшмәкәр, импортер), кулланучы мондый таләпне куйганнан соң 7 көн эчендә, ә инде сатучы тарафыннан мондый товарның сыйфатын өстәмә тикшерү кирәк булганда  - әлеге таләп куелганнан соң 20 көн эчендә, товарны башкасына алыштырып бирүгә бурычлы.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: сыйфатсыз товарны шундый ук маркадагы (шундый ук модель һәм (яки) артикул) башкасына алыштырганда, товар бәясе яңадан исәпләнелми (Законның 24 статьясы).

Кулланучыбызга, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына мөрәҗәгать иткәннән соң, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә консультация бирелде.

Ханым без биргән белемнәр белән “коралланып”, сыйфатсыз аяк киемен алыштыру таләбе белән товарны сатып алган кибеткә мөрәҗәгать иткән. Кибет берничә минут эчендә мәсьәләне хәл кылу белән килешкән. Бу хакта ханым үзе, рәхмәтләр әйтә-әйтә, инспекциягә шалтыратты. Шул ук вакытта ул, кулланучы буларак, үз хокукларыңны белү һәм аларны яклый да белүнең барыбыз өчен  бик файдалы булуына төшенгәнлеген искәртте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International