Кулланучыны алдау – нәрсә ул?

2017 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

Кулланучыны алдау – кулланучы хокукларын бозган, гаепле затларны административ һәм гражданлык-хокукый җаваплылыкка тартуга сәбәп булып торган хокукка каршы гамәлләр ул (“Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел,  N 2300-1 РФ Законының  43 ст., РФ Гражданлык кодексының 15 ст.).

 Кулланучыны алдауның берничә формасы бар. Болар, аерым алганда (РФ КоАП  14.7 ст.):

1) товар озынлыгын, үлчәмен дөрес үлчәмәү — товарны сату-алу килешүендә билгеләнгәннән азрак үлчәмдә биреп җибәрү;

2) товар авырлыгын дөрес үлчәмәү - товарны сату-алу килешүендә билгеләнгәннән азрак  күләмдә (авырлыгы буенча) биреп җибәрү;

3) акча алып калу - сату-алу килешүендә күздә тотылган товар (эш, хезмәт күрсәтү) бәясеннән күбрәк суммада акча алу яки товар (эш, хезмәт күрсәтү) белешмәлегендә яисә маркировкасында күрсәтелгәннән яисә вәкаләтле  дәүләт хакимияте органнары тарафыннан билгеләнгәннән артыграк бәядән сату. Шулай ук кулланучы биргән артык сумманы качырып калу (кире бирмәү) яисә аңа бу сумманың бер өлешен генә бирү дә акча алып калу булып тора;

4) товарның (эш, хезмәт күрсәтү) куллану үзенчәлекләре яки сыйфаты буенча алдау  - куллану үзенчәлекләрен күрсәтү турында таләпне бозып товарлар (эш, хезмәт күрсәтү) сату яки тапшыру яисә продукциянең куллану үзенчәлекләре яки продукция сыйфаты турында дөрес булмаган мәгълүматлар күрсәтү;

5) кулланучыларны башкача алдау – сату-алу килешүенең башка шартларын бозу, мәсәлән, фальсификат товарлар сату, кайсы илдә җитештерелгәне турында мәгълүмат күрсәтелмәгән, дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат күрсәтелгән товар сату.

Алдау очрагында түбәндәге гамәлләрне кылырга кирәк:

1. Иң элек алдашуга юл куйган сатучыга (җитештерүче) карата язмача претензия белән мөрәҗәгать итәргә. Сез, аерым алганда, алдаудан китерелгән зыянны каплауны, закон нигезендә билгеләнгән очракларда  - неустойка (пеня) түләүне таләп итә аласыз (РФ Гражданлык кодексының  1064 ст., 1 п.,  1095 ст.;  N 2300-1 Законның 23 ст.).

2. Шулай ук “Роспотребнадзор”ның территориаль органына мөрәҗәгать итә аласыз. Җитештерүчегә (эш башкаручы, сатучы) претензия белән турыдан-туры мөрәҗәгать итеп, ул таләбегезне үтәүдән баш тартса яки җавап бирмәсә, “Роспотребнадзор” сезнең мөрәҗәгать буенча планнан тыш тикшерү үткәрергә мөмкин. Ә инде түбәндәге очракларда  “Роспотребнадзор”га шундук мөрәҗәгать итәргә була: гражданнарның тормышы яки сәламәтлегенә куркыныч янаган, шулай ук мондый зыян китерелгән очракларда ( 26.12.2008 ел, N 294-ФЗ Законның 10 ст. 2 өлешендәге 2 пунктының "в" пунктчасы). Мөрәҗәгатьне карап тикшерү нәтиҗәләре, анда бәян ителгән фактларны тикшерү нәтиҗәләре буенча гаепле затлар, аерым алганда, кулланучыларны алдаган өчен административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин.

Алдашуга юл куйган оешма яки хосусый эшмәкәр таләпләрегезне ихтыярый төстә канәгатьләндерүдән баш тартса яки сезнең мөрәҗәгатькә җавап бирмәсә, сез кулланучылар хокукларын яклау турында дәгъва гаризасы белән судка мөрәҗәгать итә аласыз (N 2300-1 Законның 17 ст. 1 п.).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International