Татарстанда ярты ел эчендә 172 кеше хәмердән агуланып үлгән

2017 елның 15 августы, сишәмбе

Быелның алты айлык йомгаклары буенча Татарстанда суррогат хәмердән агуланып үлүнең 172 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итте матбугат конференциясендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов.

Аның әйтүенчә, ел башыннан бирле хокук саклау органнары кибетләргә һәм хәмер сату нокталарына 14 936 тикшерү үткәргән, шуның  13 783е – ваклап сату объектлары,  382 склад,  650 гараж һәм 121 күпләп сату оешмасы.

- Бүгенгә  7679 лицензиатыбыз бар, шуның  1077се – җәмәгать туклануы урыннары, аларның эшен даими күзәтеп торабыз. Хәмер продукциясен кулланучы кешенең сыйфатлы товар алуы өчен тырышабыз. Без бит беркемне дә мәҗбүрили алмыйбыз: эчкән кеше барыбер эчәчәк, әмма шул ук вакытта кибет киштәләрендә суррогат түгел, ә сыйфатлы продукция урын алырга тиеш. Безнең бурыч – эчү культурасын яхшырту, - дип билгеләп үтте Җ.Әхмәтханов.

Тикшерүләр нәтиҗәләре буенча барлыгы 121 699 литр күләмендә ялган хәмер һәм спиртлы продукция әйләнештән алынган. Быел алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә барлыгы 107 җинаять эше кузгатылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International