Чарага барлыгы 40 кеше җәлеп ителде, шуның 28е (70%) - хатын-кыз һәм 12се (30%) ир-ат. Анкетадан күренгәнчә, сорашып-белешүдә катнашкан респондентларның 65%ы (40 кешенең 26сы) туңдырманы еш куллана.
Тәнгә суыклык йөгертә торган тәм-томны кулланучылар арасыннан яртысыннан диярлеге (46%ы), атнасына берничә тапкыр ашыйм, дип, 35 % - аена 1-2 тапкыр, 19%ы – көн саен ашыйм, дип җавап бирде.
Сорашып-белешү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, респондентларның 27%ы (шулардан 85%ының гүзәл затлар булып торуы игътибарга лаек) еш кына үзләренә мәгълүм булмаган җитештерүче туңдырмасы тәмен татып карыйсы итә; 39 %ы һаман шул бер җитештерүче продукциясенә өстенлек бирә; ә инде 35%ы өчен туңдырманың кем тарафыннан җитештерелүе әһәмиятле түгел икән.
Анкета нәтиҗәләре тагын ни сөйли дисезме? Респондентларның барысы да диярлек кыйммәтле туңдырма сатып алырга әзер түгел – сорашып-белешүдә катнашучыларның нибары 7%ы гына бәясе 150 сумнан артып киткән туңдырманы үзләре өчен кыйммәткә санамауларын белдерде. Җавап бирүчеләрнең калганнары түбәндәгечә бүленде: яртысы 50 сумнан артыграк булмаганын, 42%ы 50дән 150 сумга кадәресен сатып алу ягын карый.
Туңдырманың кайсына өстенлек бирәсез, дигән сорау буенча җавапларга анализ ясаудан күренгәнчә, 46%ы – пломбирга, 22% – “сливочный” ыена мөкиббән, ә менә шоколадлы, җимеш һәм төрле өстәмәләр кушылган туңдырма сөючеләр саны – 10 ар %ка бүленде. Респондентларның калган 2 %ы бу сорауга җавап бирергә кыенсынды.
Тагын шуны да канәгатьлек хисе белән билгеләп үтәсе килә: анкета нәтиҗәләре буенча сорашып-белешүдә катнашучыларның һәммәсе диярлек (96%) “татлы суык” сыйфатыннан канәгать.
Анкетада катнашучыларның барысына да зур рәхмәт белдерәсе килә.