Әлмәттә сатучылар төнге сәгатьләрдә хәмер белән сәүдә иткәндә тотылган

2017 елның 18 августы, җомга

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре район башкарма комитетының сәүдә бүлеге һәм полиция хезмәткәрләре белән берлектә кичке уннан соң хәмер сатучы сәүдә нокталарын ачыклау максатыннан рейд уздырган. Хәмер продукциясенең төнлә сатылуы турында шәһәрдә яшәүчеләр “Халык контроле” электрон системасы аша хәбәр иткән.

Рейд вакытында тыелган вакытта  - төнлә спиртлы эчемлекләр сатып яткан берничә сәүдә ноктасы ачыкланган. Шул исәптән Төхвәтуллин урамында урнашкан кибеттә дә.

Исегезгә төшерәбез: мондый очракларда хәмер сату кагыйдәләрен бозган өчен сатучы җавап бирә. Хәзер мондый ваемсыз сатучыларга административ штраф яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International