ЯҢАЛЫКЛАР


8
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Еш кына кибетләрдә эшләүче хезмәткәрләр кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә килеп туган мәсьәләләр белән дә, аларны хәл итү юллары белән дә җентекләп танышып бара алмый. Югыйсә һәркем, кайда эшләвенә карамастан, көн саен кулланучылар базарының теге яки бу хокук мөнәсәбәтләренә керә

Республиканың эчке базарында халык куллана торган товарларның бәяләренә һәм ассортиментына мониторинг ясау ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең төп функцияләренә керә.

РФ Хөкүмәтенең 2010 елның 15 июлендәге 530 номерлы карары белән бәяләре махсус контрольдә булган социаль әһәмиятле – кулланучыларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү һәм туклану базарында намуслы конкуренция булдыру өчен үзләренә карата чик дәрәҗә ваклап сату бәяләре куелырга мөмкин булган товарлар исемлеге билгеләнгән


7
август, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Лаеш муниципаль районының Сокуры авыл җирлегендә чираттагы мәртәбә урынга чыгып гражданнарны кабул итте. Территориаль орган җитәкчелеге тарафыннан гражданнарны ведомство компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча кабул итү график нигезендә гамәлгә ашырыла

2019 елның 1 августында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы башлыгы Апас һәм Буа районнарында гражданнарны урынга чыгып кабул итте


6
август, 2019 ел
сишәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы башлыгы М.И.Михеева эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре белән берлектә Лениногорск муниципаль районы Глазово авыл җирлегенең Үрнәк-Күмәк авылында урынга чыгып гражданнарны кабул итте

2019 елның 5 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Б.И.Кадыйров һәм Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Л.И.Абдуллина кулланучылар базарында халыкның хокукый аң-белемнәрен арттыру һәм хокук бозуларны киметү максатларында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Иске Кырлай авылында гражданнарны кабул итте

Әгәр сез спорт белән шөгыльләнергә җыенсагыз, Сезгә спорт аяк киеме һәм киемнәре кебек спорт товарлары сатып алырга кирәк булачак. Аяк киеменә зур игътибар бирергә кирәк. Спорт аяк киеме, һичшиксез, сыйфатлы һәм уңайлы булырга тиеш, аны сатып алганда экономияләү турында уйларга ярамый

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы барлык кулланучыларны да физик заттан теге яки бу товарны һәм хезмәт күрсәтүне сатып алганда, мондый товарга яки хезмәт күрсәтүгә кулланучы хокукларының кагылмавы турында искәртә


2
август, 2019 ел
җомга

2019 елның икенче августыннан дүртенче августына кадәр Алабугада XII Бөтенроссия Спас ярминкәсе уза. Өч көн дәвамында Алабуга халык һөнәрчеләрен җәлеп итү үзәгенә әверелгән

"Уйламыйча бер эшне дә башлама!" – ди урыс мәкале. Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче бер ханым шәһәрдәге кафеларның берсендә үзенең юбилеен билгеләп үтәргә уйлаган. "Гадәттәгечә, килешү төзер алдыннан кафе администрациясе белән очрашу булды, анда без меню, банкет үткәрү датасы турында сөйләштек, мин барысыннан да канәгать калдым, шунда ук килешү төзелде һәм алдан түләү кертелде. Берничә көннән соң күптән түгел башка бер кафеда үзенең юбилеен билгеләп үткән сыйныфташым белән очраштым. Сыйныфташ кыз кафедан бик канәгать калган, аңа бар нәрсә дә ошаган: кухня да, персонал да, банкетны бизәү өлеше дә, ә иң мөһиме – бәясе. Берникадәр вакыт уйланып йөргәч, мин килешүне өзәргә һәм алдан түләнгән акчаны кире алырга булдым. Әмма кафе администрациясе алдан түләнгән акчаның бер өлешен генә кире кайтарды", – дип тәмамлады сүзен әлеге ханым


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International