Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә биләнеше коррупция куркынычларына бәйле булган, аларны биләгәндә дәүләт граждан хезмәткәрләре үзләренең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләре турында белешмәләр, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигь булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшырырга тиешле Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары исемлеген раслау турында (татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенең 2021 елның 15 гыйнварындагы 10-07/6 номерлы боерыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 2021 елның 5 февралендә №7549 белән теркәлгән)

ПРИКАЗ

г.Казань

15.01.2021                                                                                       №10-07/6

 

 

Татарстан Республикасы Дәүләт

алкоголь инспекциясендә биләнеше

коррупция куркынычларына бәйле булган,

аларны биләгәндә дәүләт граждан хезмәткәрләре

үзләренең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте

һәм мөлкәти йөкләмәләре турында белешмәләр,

 шулай ук хатынының (иренең) һәм балигь

булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары,

мөлкәте һәм мөлкәти йөкләмәләре турында

белешмәләр тапшырырга тиешле Татарстан

Республикасы дәүләт граждан хезмәте

вазыйфалары исемлеген раслау турында

 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә биләнеше коррупция куркынычларына бәйле булган, аларны биләгәндә дәүләт граждан хезмәткәрләре үзләренең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти йөкләмәләре турында белешмәләр, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигь булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшырырга тиешле Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары исемлеген раслау турында "Россия Федерациясендә дәүләт граждан хезмәте турында" 2004 елның 27 июлендәге 79-ФЗ номерлы Федераль закон, "Коррупциягә каршы көрәш турында" 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон, "Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында" 2003 елның 16 гыйнварындагы 3-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, Россия Федерациясе Президентының "Керемнәр, чыгымнар турында, мөлкәт һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләр турында белешмә формасын раслау һәм Россия Федерациясе Президентының кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында" 2014 елның 23 июнендәге 460 номерлы Указы, Татарстан Республикасы Президентының "Аларны биләгәндә дәүләт граждан хезмәткәрләре үзләренең керемнәре, чыгымнары турында, мөлкәте һәм мөлкәти  холыклы йөкләмәләре турында белешмәләр, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигь булмаган  балаларының  керемнәре,  чыгымнары  турында,  мөлкәте  һәм  мөлкәти холыклы  йөкләмәләре  турында  белешмәләр  тапшырырга  тиешле Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары исемлеген раслау турында" 2009 елның 30 декабрендәге ПУ-701 номерлы Указы, Татарстан Республикасы Президентының "Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләүгә дәгъва белдерүче гражданнар тарафыннан керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшыру турында, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшыру хакында" 2009 елның 30 декабрендәге ПУ-702 номерлы Указы нигезендә б о е р ы к бирәм:

1.Кушымтада бирелгән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә биләнеше коррупция куркынычларына бәйле булган, аларны биләгәндә дәүләт граждан хезмәткәрләре үзләренең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләре турында белешмәләр, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигь булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшырырга тиешле Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары исемлеген (алга таба – Вазыйфалар исемлеге) расларга.

2. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең кадрлар сәясәте һәм коррупциягә каршы көрәш бүлегенә әлеге боерыкны Вазыйфалар исемлегенә кертелгән вазыйфаларны биләүче Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләре игътибарына җиткерергә, шулай ук "Коррупциягә каршы көрәш турында" 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 12 статьясы күздә тоткан чикләмәләр, йөкләмәләр һәм җаваплылык турында аңлатырга.

3. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең административ һәм суд практикасы бүлегенә әлеге боерыкның Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында теркәлүен тәэмин итәргә.

4. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең «Вазыйфалар исемлеген раслау турында»2019 елның 31 гыйнварындагы 10-07/23 номерлы «Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә биләнеше коррупция куркынычларына бәйле булган, аларны биләгәндә дәүләт граждан хезмәткәрләре үзләренең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти йөкләмәләре турында белешмәләр, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигь булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти йөкләмәләре турында белешмәләр тапшырырга тиешле Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары исемлеген раслау турында» боерыгын көчен югалткан дип танырга.

5. Әлеге Боерык үтәлешен контрольдә тоту буенча үземне җаваплы итеп билгелим.

Җитәкче                                                                                                Җ.Й. Әхмәтханов

 

Татарстан Республикасы

Дәүләт алкоголь инспекциясенең

2021 ел гыйнвар «15»

№ 10-07/6

боерыгы белән расланган

 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә биләнеше

коррупция куркынычларына бәйле булган, аларны биләгәндә дәүләт граждан хезмәткәрләре үзләренең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләре турында белешмәләр, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигь булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти йөкләмәләре турында белешмәләр тапшырырга тиешле

Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте

вазыйфалары ИСЕМЛЕГЕ

 

1. «Җитәкчеләр» категориясе вазыйфалары:

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе;

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары;

территориаль орган начальнигы;

территориаль орган начальнигы урынбасары;

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе аппараты бүлеге начальнигы;

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе аппараты бүлеге начальнигы урынбасары;

территориаль орган бүлеге начальнигы.

 

2. «Белгечләр» вазыйфалары:

2.1. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе аппаратында:

контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе;

лицензияләү бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе;

халык кулланышы товарлары сыйфатын тикшерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе;

административ һәм суд практикасы бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе;

кадрлар сәясәте һәм коррупциягә каршы тору бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе;

ваклап сатуга керә торган алкогольле продукцияне контрольдә тоту бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе;

эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе;

контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы консультанты;

лицензияләү бүлегенең әйдәп баручы консультанты;

административ һәм суд практикасы бүлегенең әйдәп баручы консультанты;

ваклап сатуга керә торган алкогольле продукцияне контрольдә тоту бүлегенең әйдәп баручы консультанты;

эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенең әйдәп баручы консультанты;

алкогольле продукция әйләнешенә контрольлек итү һәм куллану базарының торышын анализлау бүлегенең әйдәп баручы консультанты.

 

2.2. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнарында:

консультант (лицензияләү буенча);

консультант (хокук мәсьәләләре буенча);

әйдәп баручы белгеч-эксперт (хокук мәсьәләләре буенча);

контроль-инспекция бүлеге консультанты;

эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты;

алкогольле продукция кертүне контрольдә тоту бүлеге консультанты;

контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты;

эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты;

алкогольле продукция кертүне контрольдә тоту бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты;

контроль-инспекция бүлеге белгеч-эксперты;

эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгеч-эксперты;

алкогольле продукция кертүне контрольдә тоту бүлеге белгеч-эксперты.

 

3. «Тәэмин итүче белгечләр» вазыйфалары:

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең әйдәп баручы белгече;

дәүләткә сатып алулар һәм эшчәнлекне тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече;

халык кулланышы товарлары сыйфатын тикшерү бүлегенең әйдәп баручы белгече;

административ һәм суд практикасы бүлегенең әйдәп баручы белгече;

оператив муниципальара контроль бүлеге әйдәп баручы белгече;

алкоголь продукциясе әйләнешен контрольдә тоту һәм кулланучылар базары торышын анализлау бүлегенең әйдәп баручы белгече;

спирт, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хисаплылыкны тикшерү бүлегенең әйдәп баручы белгече;

халык кулланышы товарлары сыйфатын тикшерү бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече;

территориаль органның контроль-инспекция бүлегенең 2 разрядлы өлкән белгече;

территориаль органның эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенең 2 разрядлы өлкән белгече;

территориаль органның алкогольле продукция кертүне контрольдә тоту бүлегенең 3 разрядлы өлкән белгече;

территориаль органның эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенең 3 разрядлы өлкән белгече;

территориаль органның контроль-инспекция бүлегенең 1 разрядлы белгече;

территориаль органның алкогольле продукция кертүне контрольдә тоту бүлегенең 1 разрядлы белгече;

территориаль органның эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенең 1 разрядлы белгече.

pdf
Скачать текст
PDF,

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International