Кулланучылар хокукларын яклау программасы
08.10.2012

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 29.09.2012 ел, №814 карары нигезендә, “2013-2015 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын комплекслы яклауны үстерү”дигән озак сроклы максатчан программа тәүге тапкыр расланды.
Программаның төп максатлары: Татарстан Республикасында Россия Федерациясе законында билгеләнгән кулланучылар хокукларын нәтиҗәле яклау өчен шартлар тудыру, шулай ук товарларның, эшләр һәм хезмәтләр күрсәтүнең куллану базарын үстерү. Программаның бурычлары: кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә Россия Федерациясе законы үтәлешенә дәүләт контрольлеген оештыру һәм аны хәл кылуны камилләштерү, нәтиҗәсен яхшырту; кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә халыкның хокукый аң-белемен арттыру һәм кулланучылар хокукларын яклау турында закон таләпләрен үтәү; Татарстан Республикасы кулланучылар базарында товарлар (эшләр, хезмәтләр күрсәтү) сыйфатын яхшыртуга кызыксыну тудыру.
Программаның дәүләт заказчысы – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, төп эшләүчеләре – Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасындагы идарәсе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, Программаның дәүләт заказчысы-координаторы да – Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе.
Программа белән тулысынча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтында (tatzpp.ru) Кулланучылар хокукларын яклау программасы бүлегендә танышырга була.


артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International