Юл хәрәкәте иминлеге автомобильнең төзеклегенә бәйле

2017 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Мөслим районы автосервисларында “корыч ат”ларны кайгыртуның ни дәрәҗәдә булуын ачыклады. Хәзерге вакытта машина – байлык түгел, ә хәрәкәтләнү чарасы! Әмма бу техника, теләсә кайсы башка техника кебек үк, үз вакытында карауны таләп итә. Автомобиль озаграк хезмәт итсен өчен, рульдә утырып йөрү уңайлы булсын өчен кирәк бу. Ә иң мөһиме – “корыч ат” турында кайгырту уңайлылык, матурлыктан тыш, рульдәге кешенең иминлеген тәэмин итә!

Транспорт чараларына хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъект белән күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты, гражданнардан хезмәт күрсәтү сыйфатына кагылышлы мөрәҗәгатьләрнең алыну-алынмавы, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә РФ законы нормаларын үтәү зарурилыгы турында әңгәмә үткәрелде. Автотранспорт чараларына техник хезмәт күрсәтү һәм аларны ремонтлау хезмәте күрсәтүче оешмалар, эшмәкәрләр эшчәнлеген җайга сала торган төп норматив документлар: РФ Гражданлык кодексы; “Кулланучылар хокукларын яклау турында”  07.02.1992г. № 2300-1 РФ Законы; РФ Хөкүмәтенең  11.04.2001ел, № 290 карары белән расланган Автомототранспорт чараларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясау хезмәте күрсәтү (эшләр башкару) кагыйдәләре.

Әңгәмә барышында хосусый эшмәкәр Д.Р.Фәттахов болай диде: “әлбәттә, теләсә кайсы автотранспорт хуҗасы автомобильне үз вакытында карауның ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеген бик яхшы белә. Әмма моны үз вакытында башкаручылары гына сирәк! Вакытлар узу белән пошмаганлык аркасында бәлагә тарымас өчен һәм байтак ук акчадан коры калмас өчен әледән-әле техник тикшерү үткәреп торырга кирәк! Машинаны үз вакытында карауның иң элек рульдә утыручының үзенең, пассажирлары һәм җәүлеләрнең иминлеген тәэмин итүне онытмау шарт.

Түбән Кама территориаль органы белгече хәрәкәтләнү чаралары темасын дәвам итеп, хосусый эшмәкәр Л.Ф.Кадыйровның “Мөслим” Мөслим районы такси хезмәткәрләре белән өйрәтү характерында чара үткәрде. Очрашу барышында гражданнарны йөртү-ташу белән шөгыльләнүче машина йөртүчеләргә Пассажирларны йөртү кагыйдәләре һәм “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы нормалары аңлатылды. Очрашуда катнашучыларга пассажирлар йөртүдә бары тик төзек автомобильдән генә файдаланылу зарурилыгы, ә моның өчен, билгеле бер вакыттан соң техник карау узудан тыш, һәр эш сменасы алдыннан компаниянең автотранспорт торышын тикшерергә тиешлеге дә аңлатылды.

Европа сыйфат атнасына багышланган чараларда катнашучыларның һәммәсенә алга таба киңәш-табышлар алу өчен кирәкле адреслар, телефон номерлары күрсәтелгән мәгълүмати буклетлар һәм  «Вестник потребителя Татарстана» газетасының соңгы саннары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International