Максатлары һәм бурычлары

Татарстан Республикасы Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүгә, аларның әйләнешенә һәм сыйфатына дәүләт контролен һәм кулланучылар хокукларын яклауны тәэмин итү буенча Дәүләт инспекциясе (алга таба - Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе) Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары структурасына керә һәм Татарстан Республикасы территориясендә Россия Федерациясе субъектлары карамагына кертелгән вәкаләтләр чикләрендә алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә дәүләт контрольлеген тәэмин итү чараларын хәл кыла, шулай ук куллану базарында закон бозуларны кисәтүләргә һәм мондый очракларга юл куймауга юнәлдерелгән чаралар күрә.

 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең төп чаралары булып тора:

 

  • Татарстан Республикасының икътисадый мәнфәгатьләрен тәэмин итүдә катнашу;

  • Татарстан Республикасы куллану базары өлкәсендә закон бозуларны кисәтү һәм мондый очракларга юл куймау;

  • Татарстан Республикасы предприятиеләрендә җитештерелә торган алкогольле продукциянең сыйфатын яхшырту;

  • Татарстан Республикасы предприятиеләре продукциясен сату күләмнәрен арттыру.

 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе түбәндәге төп функцияләрне башкара:

 

  • алкогольле продукцияне ваклап сатуны лицензияләү;

  • Татарстан Республикасы предприятиеләрендә җитештерелә торган яки Татарстан Республикасы территориясенә кертелә торган этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүнең һәм (яки) әйләнешенең сыйфатына, сәламәтлек өчен куркынычсыз булуына һәм легальлегенә контрольлек итү;

  • этил спирты җитештерүче предприятиеләрнең технологик дисциплинаны үтәвен, этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүнең һәм аларның учетын алып баруның торышын, аларның норматив-хокукый документлардагы таләпләргә туры килүен контрольдә тоту;

  • оешмалар һәм юридик зат булып тормаган хосусый эшмәкәрләр тарафыннан хисапларның, мәгълүматларның, декларацияләрнең, алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сатуда дәүләт контрольлеген тәэмин итүгә бәйле башка документларның үз вакытында тапшырылуын һәм дөреслеген контрольдә тотуны тәэмин итү;

  • этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнешенең уртак программаларына тәкъдимнәр кертү, аларны эшләүдә һәм тормышка ашыруда катнашу;

  • этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукциягә бәйсез эксперт тикшеренүләре үткәрү һәм тиешле бәяләмәләр бирүне, шулай ук, закон нигезендә, ГОСТ Р сертификация системасында мәҗбүри сертификация максатлары өчен, этил спиртына һәм алкогольле продукциягә сынау үткәрүне хәл итү; 

  • кулланучылар хокукларын яклау буенча дәгъва эшчәнлеген оештыру һәм хәл итү;

  • этил спирты, спиртлы һәм алкогольле продукция җитештерү, әйләнеше һәм сыйфаты өлкәсендә, шулай ук куллану базары өлкәсендә контрольлек буенча Татарстан Республикасы законнары проектларын һәм башка норматив-хокукый актларын, тәкъдимнәр эшләүдә катнашу;

  • республиканың эчке базарында халык куллануы товарлары бәяләренә һәм ассортиментына мониторинг үткәрү;

  • этил спирты, спиртлы һәм алкогольле продукция җитештерү һәм (яки) әйләнеше өлкәсенә, шулай ук куллану базары өлкәсенә керүче мәгълүматлар базасын булдыру һәм үстерүдә катнашу;

  • кулланучылар хокукларын яклау буенча һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә керүче башка мәсьәләләр буенча чараларны тормышка ашыру барышын массакүләм мәгълүмат чараларында даими яктыртуны тәэмин итү;

  • башка контрольлек хезмәтләре һәм хокук саклау органнары белән берлектә эшләү;

  • учреждениеләр тарафыннан фактта күрсәтелгән дәүләт хезмәтләре сыйфатының Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең билгеләнгән сыйфат стандартларына туры килүен ел саен бәяләү.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International