Белгечләребез үзләренең чыгышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, ведомствоның кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге вәкаләтләре турында кыскача гына сөйләп үтте. Моннан тыш “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы турында мәгълүматлар ирештерелде.
Чарада катнашучыларга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре аңлатылды.
Чара ахырында барча халыкка кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы актуаль мәсьәләләрне үз эченә алган буклетлар һәм «Вестник потребителя» газетасы таратылды.
Кулланучыларга, сыйфатсыз товарларга юлыгу, сыйфатсыз хезмәтләр күрсәтелү белән бәйле мәсьәләләр килеп туган очракта Арча территориаль органына мөрәҗәгать итәргә киңәш бирелде, хезмәткәрләребезнең бу мәсьәләләрне хәл кылуга һәрвакыт әзер торуы искәртелде.