Консультация өстәленең үткәреләсе турында «Зеленодольская правда» газетасы сайты, үзәкнең мәгълүмати стендына урнаштырылган белдерү аша халыкка алдан ук хәбәр итеп куелган иде. Шулай итеп, җәмгысе 5 кулланучы түбәндәге мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итте:
- кер юу машинасына гарантия ремонтын үткәрү срогы, ызанлау хезмәтен сыйфатсыз күрсәтү, сыйфатсыз тәрәзә урнаштыру, күп фатирлы йорттагы фатирда температура режимының нормативларга туры килмәве, сатып алынган сыйфатлы күлмәк үлчәме ягыннан яраксыз булып чыкканда кулланучы хокуклары турында. Белгечләребез “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 20, 25, 29 статьялары нигезендә консультацияләр бирде.
Чарага җыелган халыкка актуаль мәсьәләләр буенча кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар аңлатылган буклетлар өләшенде.