Күргәзмә-сату – җирле товар җитештерүчеләрнең продукциясен халыкка таныту ысулларыннан берсе

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

2018 елның 25 гыйнварында ТР Арча муниципаль районының Шушмабаш авылында җирле җитештерүче – хосусый эшмәкәр Р.К.Вәлиевнең продукциясен халыкка күбрәк таныту максатыннан чыгып, кондитер һәм камыр ризыклары күргәзмәсе-тәкъдим итү булып узды.

Иң элек күргәзмәне оештыручыларның  кулланучыларга бик тә җылы мохит тудыруга ирешкәнлекләрен әйтеп үтик.

Бүген хосусый эшмәкәр 20дән артыграк атамадагы камыр ризыклары җитештерә. Халык аларның һәммәсен бик яратып куллана. Моннан тыш яңа ризыклар җитештерү һәм рецептларын эшләү буенча зур эш башкарылып килә.

Күргәзмәгә төрле эчлекле ачык һәм ябык бәлешләр, хуш исле икмәк-күмәч ризыклары, татарның милли камыр ризыгы – чәкчәк һ.б. тәкъдим ителде.

Хосусый эшмәкәр җитештерә торган барлык продукциянең дә сертификацияләнгән булуын әйтеп үтәргә кирәк. Димәк, кулланучыларга ризык сыйфаты турында борчыласы юк, дигән сүз.

Күргәзмәгә чыгарылган камыр ризыкларын күрше район-авылларда яшәүчеләрнең дә бик яратып куллануларын әйтеп үтәргә кирәк. Хосусый эшмәкәр Р.К.Вәлиев исә бу җәһәттән: “Сатып алучыларга продукциябезнең ошавын күреп-белеп тору бик рәхәт, чөнки без алар өчен эшлтибез бит!” – ди.

Күргәзмә барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре җирле продукциянең өстенлекләре: чималының табигыйлеге, сыйфатлы булуы турында сөйләде. Моннан тыш күргәзмәгә килгән халыкка кулланучылар хокукларын яклауга бәйле төп төшенчәләр аңлатылды. Теге яки бу товар сатып алганда килеп чыгу ихтималы булган хәлләргә мисаллар китерелде. Сатып алучыларга товарлар һәм җитештерүчеләр турында нинди мәгълүматларның күрсәтелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүенең нинди документлар белән раслануы аерым игътибар үзәгенә алынды.

Хезмәткәрләребез халыкны шулай ук ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкаләтләре белән таныштырды, мәгълүмати буклетлар өләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International