Урыссу бистәсе хакимияте бинасында киңәшмә узды

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

Ютазы муниципаль районы хакимиятендә башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары З.Н.Айтыкина рәислегендә киңәшмә үткәрелде. Анда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы М.И.Михеева, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары, Ютазы райпосы һәм башка сәүдә объектлары вәкилләре катнашты.

Чарада территориаль орган начальнигы М.И.Михеева 2017 елда инспекциянең Ютазы районы буенча эш йомгаклары һәм 2018 елга бурычлары турында тәфсилле чыгыш ясады.

Киңәшмә кысаларында түбәндәге темалар каралды: Ютазы районы территориясендә хәмер базары өлкәсендәге хәлләр, легаль булмаган хәмергә каршы көрәшү чаралары, һәр авыл җирлеге буенча хәмер продукциясен сатудагы төп проблемалар, Ютазы райпосы, «Алкоторг» ҖЧҖ эшчәнлеге.

Район буенча алкогольле продукцияне ваклап сату базарындагы хәлләрне бәяләүнең индикатив күрсәткечләре җентекләп анализланды, алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен һәм гражданнарның үз йортларында спиртлы сыекча сатуларын кисәтү эшен көчәйтү максаты билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International