Өлкән яшьтәгеләр белән очрашу

2018 елның 6 марты, сишәмбе

2018 елның 5 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында “ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль якулау министрлыгының Арча муниципаль районындагы “Центр милосердия” халыкка комплекслы социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге” дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашу үткәрде.

Чарада техник яктан катлаулы сыйфатсыз товарлар сатып алганда кулланучылар хокуклары һәм бурычлары; кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү сроклары; техник яктан катлаулы сыйфатлы товарларны алыштыру турында һәм санга сугылмаган хокукларны яклау максатыннан кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйләп үтелде. Тормыштан төрле мисаллар китереп үтелде; үз таләпләреңне формалаштыру, сатучы исеменә претензияләр әзерләү буенча мәгълүматлар ирештерелде.

Шуннан соң РФ Хөкүмәтенең  19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре; “Кулланучылар хокукларын яклау турында”  07.02.1992 ел, №2300-1 РФ Законы аңлатылды.

Очрашуда кулланучылар мәнфәгатьләрен үтәүнең кулланучыларның үзләренә, төрле хәлләрдә үзләрен дөрес итеп тоту осталыгына; үз хокукларын белүенә, үз мәнфәгатьләрен яклый белүенә бәйле булуы игътибар үзәгенә алынды. Кулланучыларның базарда үзләрен дөрес итеп тотуына бәйле рәвештә кулланучыларның хокукларын кысуга киртә куярдай гадәтләрнең барлыкка килүе искәртелде.

Шулай ук “Халык контроле” темасына, бүлектә теркәлү кагыйдәләренә һәм аннан файдалануга, закон бозу турында уведомление тапшыру мөмкинлегенә кагылып үтелде.

Чарада катнашучыларга үзләштерелгән белемнәрен тагын да тирәнәйтү өчен кулланучылар өчен белешмәлекләр өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International